tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сагынып, көтеп алган җырчылар Тубылда: Зәйнәп һәм Зөфәр
Сагынып, көтеп алган җырчылар Тубылда: Зәйнәп һәм Зөфәр

Сагынып, көтеп алган җырчылар Тубылда: Зәйнәп һәм Зөфәр

2 нче апрельдә Татарстанның халык артистлары Зәйнәп  Фәрхетдинова белән Зөфәр Билаловларның сәхнәдә 25 ел иҗат итүләренә багышланган зур юбилейлы концерт программасы Тубыл шәһәрендә үтте.

з.фахретдиноваСагынып көтеп алган җырчыларын  тубыллылар алкышларга күмеп каршы алдылар. Югыйсә, алар Тубылда моннан дүрт ел элек булганнар икән. ”Синтез” сәхнәсеннән “Ак майларда ак вәгъдәләр бирешкән идек җаным” һәм башка халкыбыз яраткан таныш  җырлар, инде популяр булып өлгергән яңалары яңгырады.  Яраткан сәхнә йолдызларын тыңларга, күрергә тубыллылар гына түгел, күрше татар  авылларыннан да  җырчыларның талантлары алдында баш июче тамашачылары җыелган иде.

Зәйнәп Фәрхетдинова “Әллүки”не башкарганда өлкән яшьтәге әбиләр җылап, рәхмәтләр юллап, теләкләр теләделәр.  Зәйнәп белән Зөфәрнең һәр чыгышы, алар  башкаруында дуэт белән яңгыраган җырлар залда утыручы тамашачыларны  биергә төшерде. “Их, татар гармуны” җырны башкару алдында Зөфәр балачагын искә алып, гармунга булган мәхәббәте турында хатирәләрен сөйләп китте.

зуфарБу талант ияләре әле бер-берләрен аңлап, оста һәм матур итеп концерт программасын алып бардылар. Аларның мәгънәле, тормышчан, иҗади чыгышлары  тамашачыларының мәхәббәтен яңадан яулады. Зәйнәп белән Зөфәрнең уллары   Булат Билаловның төрекчә башкарган матур җыры җылы кабул ителде.

Җырчыларга  чәчәкләр бәйләмнәрен, шәһәр милли мәдәни автономия исеменнән рәхмәт хатын тапшырулары, күп җылы теләкләр -аларның күңелләрендә дә җылы хисләр калдырыр дип ышанып калабыз.

Концерт тәмамланса да, нәфис , көчле , моңлы тавышлы  яраткан җырчыларын тамашачылары аягүрә басып озак алкышладылар.  Өлкә милли мәдәни автономия әгъзасе, шәһәрнең мактаулы якташыбыз Фәүрия Мөхәммәтҗан кызы Шәрипова, Маслово авылыннан РФ Атказанган укытучысы Рәшидә Корман кызы Бакиева, Вагай район думасы депутаты Флера Рәхимҗан кызы  Ватутова   артистларга рәхмәтләр юлладылар, иҗат уңышларын теләделәр. Танылган сәхнә йолдызларының гастрольләрен оештыручы якташыбыз Фәрит Хәфиз улы Хәкимовка тубыллылар исеменнән рәхмәт белдерделәр. Концерттан чыгучылар: ”Әшкәрә шәп булды” – дип, фикерләре белән уртаклашып, күтәренке кәефтә к таралыштылар.

Римма Умитбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*