tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сахалин өлкә Сабан туенда меценат Дамир Ситдыйков истәлегенә футбол турниры уза
Сахалин өлкә Сабан туенда меценат Дамир Ситдыйков истәлегенә футбол турниры уза

Сахалин өлкә Сабан туенда меценат Дамир Ситдыйков истәлегенә футбол турниры уза

29 июнь көнне Көньяк Сахалинск шәһәрендә узачак Сабан туенда Дамир Ситдыйков истәлегенә мини-футбол буенча турнир оештырылачак. Бу хакта җирле Татар милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.

Милли бәйрәм Ю.Гагарин исемендәге паркта үтәчәк. Анда җирле иҗат коллективларыннан тыш, Татарстаннан танылган артистлар катнашуы да планлаштырыла.

Өлкә Сабан туенда кунаклар өчен берничә мәйданчык эшләячәк. Биредә сату-алу нокталары, милли аш-су һәм кул эшләнмәләре ярминкәләрен күрергә мөмкин булыр дип көтелә. Шулай ук спорт яратучылар өчен мини-футбол буенча турнир уздыру күздә тотыла. Ул Дамир Заһит улы Ситдыйков истәлегенә багышланачак.

Нефть һәм газ өлкәсендә дәрәҗәле вазифаларда эшләгән, ятим һәм тәрбиячесез калган балаларга ярдәм иткән меценат Дамир Ситдыйковка 10 июньдә 50 яшь тулган булыр иде. Ул бу елның март аенда Мәскәүдә вафат булды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*