tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сахалин өлкәсендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган чара узды
Сахалин өлкәсендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган чара узды

Сахалин өлкәсендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган чара узды

24 октябрь  көнне  Сахалин  өлкәсе Көньяк-Сахалинск шәhәре татар мохтарияте Татарстанның 100 еллыгына багышланган чара уздырды. Ул Көньяк-Сахалинск шәhәре конкурсында җиңеп чыккан “Пою тебе Отечество, родной мой, Татарстан!” дип аталган грант проекты  кысаларында оештырыла. Бәйрәм Көньяк-Сахалинск шәhәре хакимияте  Аппаратының эчке сәясәт департаменты директоры Хәйбриев Дмитрий Фәритович, Ерак Көнчыгыш мохтәсибәте имамы Әхмәд хәзрәт, Сахалин өлкәсе Халыклары Ассамблеясе рәисе урынбасары  Магомедов Арсен Алиевич котлады.

Чарада татар халык ашлары  күргәзмәсе, фотозона, кул эшләре күргәзмәсе  бар иде. Концерт программасында “Дуслык” ансамбле, “Гөлләр” бию ансамбле чыгыш ясады.  Бәйрәм, “Дуслык” ансамбленә  багышлап язылган, Алмаз Хәмзин бүләк иткән “Сахалин” исемле җыр  белән башланып китте.

14 еллык тарихы булган  “Дуслык” ансамблен оештыручыларның берсе, музыка җитәкчесе, баянчы  Тәлгать Ганиевның  бу дөньядан китүенә әле 40 көн генә. Ансамбль ятимләнеп, югалып калган иде. Бәйрәмгә  чакыру белән, юлдагы кыенлыкларга карамыйча, Артем шәhәреннән  милләттәшебез Фәйзуллин Фәрит гармунын күтәреп  шундук килеп җитте  hәм үзенең уены белән бәйрәмне бизәде. Фәрит – үз милләтенең чын патриоты.

Бәйрәм тәмамланганнан соң, килгән кунаклар  чәк-чәк,  hәм башка күчтәнәчләр белән сыйланды.

Вәсилә Хуҗина

Көньяк-Сахалинск шәhәре татар мохтарияте рәисе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*