tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сахалиндагы “Дуслык” ансамбле концерт бирде
Сахалиндагы “Дуслык” ансамбле концерт бирде

Сахалиндагы “Дуслык” ансамбле концерт бирде

Якшәмбе, 8 декабрьдә, Южно-Сахалинск шәһәренең “Родина” мәдәният йортында җирле татарларның милли-мәдәни автономиясе каршында эшләп килүче “Дуслык” ансамбле үзенең хисап концертын тәкъдим итте.

Тамашачылар рәхәтләнеп  татар һәм башкорт биюләре һәм җырлары карадылар, тыңладылар. Концерт уңышлы узды, дип хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына Хәмдия Исәнгулова.

“Дуслык” ансамбле 2008 елда төзелгән. Җитәкчесе – Вәсилә Хуҗина. Катнашучылар саны ике дистәдә артмаса да, ансамбль матур хореографик һәм вокаль чыгышлар әзерли. Южно-Сахалинск шәһәрендә үтүче чараларга актив катнашып килгән коллектив, Сахалин утравындагы башка кала-бистәләренә, Ерак Көнчыгышның башка төбәкләренә барырга да вакыт таба.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*