tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Салих Сәйдәшев» китабын тәкъдим итү кичәсе
«Салих Сәйдәшев» китабын тәкъдим итү кичәсе

«Салих Сәйдәшев» китабын тәкъдим итү кичәсе

2017 елның 15 декабрендә (13.00 сәгатьтә) Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында мәшһүр татар композиторына багышланган «Салих Сәйдәшев» дигән китапны тәкъдим итү кичәсе була. Китап «Җыен» фонды тарафыннан «Шәхесләребез» дигән сериядә нәшер ителгән.

Салих Сәйдәшев – татар халкы күңелендә тирән эз калдырган шәхес. Аның иҗат мирасы милли мәдәниятебезнең алтын фондын тәшкил итә. Ул мирасны өйрәнү, саклау һәм мәңгеләштерү — безнең изге бурычыбыз.

Әлеге китап татар профессиональ музыкасына нигез салучы мәшһүр татар композиторы Салих Сәйдәшевнең иҗатын һәм тормышын чагылдыра. Җыентыкта Сәйдәшнең дуслары, замандашлары, туганнары тарафыннан язылган истәлекләре, музыка белгечләренең тәфсилле мәкаләләре, архив документлары һәм йөздән артык фоторәсем урын алган.

Китапны төзүчеләр – Рөстәм Әхмәров һәм Рушания Миңнуллина, фәнни мөхәррире – Җәүдәт Миңнуллин,бизәлеше һәм битләргә салу буенча җаваплы мөхәррире – Рамил Миңнуллин, музыкаль мөхәррире – Шамил Монасыйпов.

Китап «ТАИФ» компаниясенең матди ярдәме белән нәшер ителгән.  Әлеге әдәби-музыкаль кичәдә китапны бастырып чыгаруда катнашкан иҗат төркеме, галимнәр, мәгариф һәм мәдәният әһелләре, журналистлар, язучылар, композиторлар, музыка сөючеләр катнашуы көтелә.

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе материаллары буенча

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*