tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара өлкәсендә “Шигърият дөньясында” конкурсы уздырылачак
Самара өлкәсендә “Шигърият дөньясында” конкурсы уздырылачак

Самара өлкәсендә “Шигърият дөньясында” конкурсы уздырылачак

Быел Самара өлкәсендә “Шигърият дөньясында” дигән конкурс 2 нче мәртәбә уздырылачак.

Күпсанлы үтенечләрне истә тотып бу бәйге безнең арабыздан киткән Татарстанның танылган шагыйре Роберт Миңнуллинның якты истәлегенә һәм аның бай иҗатына багышлана. Чөнки исән чагында ул безнең шәһәребездә ике тапкыр булды. Укучылар аның каршында яратып чыгыш ясадылар. Шуңа күрә катнашучыларны өметләнеп көтеп калабыз.

Катнашу өчен авторның бер әсәрен сайлап алырга кирәк.
Шигырьнең эчтәлеге чыгыш ясаучының яшенә карата туры килүен соралабыз.

15 нче октябрьгә кадәр сайлап алган шигырьне ятлап, видеоязма ясап, “Татар Дуслык” сайтының редакторына җибәрүегезне соралабыз.

Конкурсны уздыру форматы: мөмкинчелек булганда бәйгечеләр жюри әгъзалары алдында чыгыш ясаячак. Уздыру урыннары турында алдан хәбәр ителәчәк.

Көтелмәгән үзгәрешләр булса (игътибар белән күзәтеп баруыгызны соралабыз) шулай ук алдан хәбәр ителәчәк.

tatar-duslyk.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*