tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара өлкәсенең Камышлы җирлегендә X Бөтенроссия авыл Сабантуе узачак
Самара өлкәсенең Камышлы җирлегендә X Бөтенроссия авыл Сабантуе узачак

Самара өлкәсенең Камышлы җирлегендә X Бөтенроссия авыл Сабантуе узачак

28-29 июнь көннәрендә Самара өлкәсенең Камышлы җирлегендә X Бөтенроссия авыл Сабантуе узачак. Халкыбызның әлеге гүзәл бәйрәме Бөтендөнья татар конгрессы инициативасы һәм Татарстан Республикасы Президенты, Самара губернаторы ярдәмнәре белән оештырыла. Чарада Самара өлкәсе район-шәһәрләреннән, Россиянең 30 дан артык регионыннан делегацияләр катнашачак. Шулай ук Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов, Самара өлкәсе губернаторы Д. И. Азаров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразиев һәм башка рәсми затлар катнашуы да көтелә.

Ике көнлек программа кысаларында: 28 июнь көнне – Камышлы авылы, Әнвәр Давыдов исемендәге мәдәният сарае алдындагы мәйданда Татарстан Республикасының танылган сәнгать осталары катнашында зур бәйрәм концерты, 29 июнь көнне – ат чабышы һәм күргәзмәләр, милли көрәш ярышы, балалар өчен төрле конкурслар, төрле иҗади коллективлар катнашында концерт программалары оештырылачак. Сабантуйда милли утарлар да корылачак. Биредә Татарстанны Кукмара районы тәкъдим итәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*