tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара тарихи мәчетенең төп гөмбәзенә ярымай урнаштырачаклар
Самара тарихи мәчетенең төп гөмбәзенә ярымай урнаштырачаклар

Самара тарихи мәчетенең төп гөмбәзенә ярымай урнаштырачаклар

Бүген, 9 август көнне Самара тарихи мәчетенең төп гөмбәзенә ярымай урнаштырачаклар.

Мәчет 1891 елда танылган меценат һәм татар сәнәгатьчесе Тимербулат Акчурин ярдәмендә салынган. 30нчы елларга кадәр ул Самара губернасында татар һәм мөселман тормышының үзәге булып тора.

1932 елның февралендә Совет хакимияте мәчетне ябарга карар кыла.  Ә репрессияләр нәтиҗәсендә күп кенә дин әһелләре һәм мәчеткә йөрүче мөселманнар һәлак була, шулар арасында Самараның танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесе Фатыйх Мортазин.

1994 елның 23 апреленнән Президентның дини корылмаларны кайтару күрсәтмәсе чыкканнан соң, мәчет яңадан үзенең төп вазифасын үти башлый. 2007 елда Самара өлкәсе хөкүмәте һәм Самара шәһәре администраөиясе теләктәшлеге белән мәчеттә масштаблы төзекләндерү башлана.

9 августта мәчетнең төп гөмбәзенә ярымай урнаштырачаклар. Ачылыш тантанасыннан соң ачык һавада бәйрәм ашын уздыру ниятләнә.

samddn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*