enrutat
Баш бит / Самарада күңелле чыршы бәйрәме үткән
Самарада күңелле чыршы бәйрәме үткән

Самарада күңелле чыршы бәйрәме үткән

2014 елның 7 январендә өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте А.С.Пушкин исемен йөртүче Тимерьюлчылар мәдәният йортында татар балалары өчен «Чыршы бәйрәме» үткәрде. Бәйрәм программасында Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры спектакльләре дә каралган иде.

«Чыршы, чыршы, без сине…

Сагынып көттек ел буе!»

Иң элек 3-11 яшьтәге балалар өчен иртәлек узды. Тимерьюлчылар мәдәният йорты бәйрәмгә килүче балалар белән шыгрым тулып, шау-гөр килде.

Сабыйлар өчен чыршы янындагы әкияти тамашаны «Туган тел» оешмасы вәкилләре — Фәрхәт Мәхмүтов, аның хәләл җефете Альбина, кызы Фәрзәнә, улы Самат һәм “Яктылык” татар мәктәбе укучылары күрсәттеләр.

Бәйрәмчә киенгән сабыйлар каршында яраткан әкият геройлары балалар белән кызыклы уеннар оештырдылар. Кыш бабай белән Кар кызына сабыйлар туган телдә шигырьләр сөйләделәр. Аннары Кыш бабай балаларга бүләкләр өләшеп, киләсе Яңа елга кадәр саубуллашты.

Сабыйлар өчен Кәҗә бәтиләренең маҗаралары

Аннан нәни дусларга Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының «Бүре һәм кәҗә» спектакле (режиссеры — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов) тәкъдим ителде.

Таудан тауга йөримен,

Тау җимешен җыямын.

Кырдан-кырга йөримен,

Кыр җимеше җыямын.

Бер җиленемә сөт җыям,

Бер җиленемә май җыям,

Ачыгыз, балаларым…

Өендә сабыйларын бикләп калдырып, аларга ашарга алып кайткан Кәҗә, балаларыннан бикле ишекне ачтыру өчен, әнә шушы сүзләр белән җыр җырлый. Кәҗәнең җырын явыз Бүре тыңлап тора… Аның бик тә Кәҗә бәтиләрен ашап тамагын туйдырасы килә. Беренче тапкыр җырлагач, Кәҗә бәтиләре аңа:

Син әни түгел,

Тавышың калын, ямьсез.

Безне куркытып йөрмә,

Безнең тирәдә, юньсез! — диләр.

Шуннан соң Бүре хәйләгә керешә: тимерче Аюга барып, Кәҗә кебек нечкә тавыш белән җырлар өчен, телен юкарттыра. Теле бик нык авыртса да, авыз ниятенә ирешер өчен Бүре моңа түзә. Аннан соң Кәҗә бәтиләре янына барып, әнкәләренең җырын җырлый… Әле явызлык белән очрашырга өлгермәгән Кәҗә бәтиләре, Бүрене үз әниләре диеп, аңа ишекне ачалар…

Бәтиләрен җуйган Кәҗә бик кайгыра, аларны эзли башлый…

Нәни тамашачы өчен әзерләнгән «Бүре белән Кәҗә» спектакле җыр-биюләр белән үрелеп барды. Өйдә берүзләре генә калган дүрт бәтинең уеннарын, шаянлыкларын күрү, Кәҗәнең явыз бүредән бәтиләрен коткаруы да сабыйларның күңеленә уңай тәэсир итте.

Тамашачы «Нигез ташлары» спектаклендә үз авылын таныды кебек

Төштән соң 12-16 яшьтәге яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре өчен Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Туфан Миңнуллинның «Нигез ташлары» спектаклен күрсәтте.

«Нигез ташлары» пьесасы 1960нчы еллар ахырында язылган. Аның буенча спектакльне Күчмә театрның (хәзерге Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры) ул вакыттагы баш режиссеры Равил ага Тумашев куйган. Спектакль күп уйналган, тамашачы аны яратып караган. Бу театрның йолдызлары мәрхүм Хәлил абый һәм Исламия апа Мәхмутовлар «Нигез ташлары» уйнап бер-берсен яратканнар, ул аларны кавыштырган дисәң дә була.

Туфан Миңнуллин пьесалары белән таныш кешеләр аның әсәрләрендә кузгатылган проблемаларның ни дәрәҗәдә актуаль һәм әһәмиятле булуын бик яхшы беләләр. Аларда тормыш фәлсәфәсе бар.

Әлеге спектакльнең премьерасы 2012 елның 23 мартта уйналган. Шөкер, автор аны үзе күреп тә өлгергән. Пьесаны сәхнәгә Ренат Әюпов куйган, рәссам — М.Җәлил исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Булат Гыйлванов, баш рольдә — Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин.

Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры куйган пьеса, заман үзгәрүен, яңа таләпләрне истә тотып яңадан язылган дисәң дә була. Тик күтәрелгән проблема — шул ук. Әсәрдә аталар һәм балалар, аерым шәхес һәм халык мөнәсәбәте, туган нигез-нәсел-авыл-милләт чылбыры әзелмәве турында сөйләнелә.

Бу спектакль бүгенге көн проблемаларының иң әһәмиятлеләреннән берсенә – татар авылларын саклап калуга багышланган. Тамашачы спектакль дәвамында күңеленнән генә авылына кайтып, үзенең туган нигезен, ата-анасын күз алдына китереп утыргандыр, пьесада нәкъ үз авылын таныгандыр, дип уйлыйм… Аларның яшьләнгән күзләре бу хакта сөйләде…

Мин дә тамаша дәвамында үземнең кече Ватанымны – Камышлы районындагы җиләк-җимешкә бай урманлы, биек таулар белән уратылып алынган, боргаланып-боргаланып аккан Сок ел­гасы буена урнашкан Яңа Ярмәк авылын искә алып утырдым.

Балачакта иптәш кызлар, ма­лайлар белән уйнаганда: «…без барыбыз да авылда калырбыз. Яңа Ярмәгебездә зур-зур өйләр корып, авылыбызны үстерербез. Биредән адым да атламабыз», дип бер-беребезгә вәгъдәләр дә бирешкән идек. Инде боларны искә алып, ямансулап елмаерга гына калды… Яшьләрнең шә­һәргә таба юнәлешләре гадәти күренешкә әверелде…

«Авылда калган яшьләр эшсезлектән эчүгә генә сабыша. Авылның киләчәге – тормышка ашмаслык хыялдыр», — дип өлкәннәр яшьләрне бер нәр­сәдә дә гаепләмичә, фатиха би­реп, шәһәрләргә озатып бетер­деләр бүген.

Авыл яшәсен өчен тәрбия, мәгърифәт учагы булган мәктәп кирәк. Ә менә балалар саны кимегәндә, яшь гаиләләр авылдан китәргә генә торганда, мәктәпне ничек яшәтергә? Беренче планда – укытуның нәтиҗәлелеге, сыйфаты түгел, ә мәктәпләргә билгеләнгән акча мәсьәләсе чоры шул бүген.

Мәктәп булмаса, яшь гаиләләр өчен тормыш таләп иткән шартлар булдырылмаса, нигезләр таралып, көннәрдән бер көнне авыл бөтенләй юкка да чыгачак. Туган нигездә кемнәр калыр соң? Яңа нигезләр тергезеп булырмы? Әби-баба нигезен ничек саклап калырга? Тумышы һәм рухы белән чын авыл кешесе булганнарны бу сораулар борчыса да, җәмгыятьнең җитәкче катлауларын алар артык сызландырмый сыман.

“Нигез ташлары”ның төп герое – олыгаеп баручы Гарифулла (Нуриәхмәт Сафин) да моны аңлый. Аның нигезендә тормыш дәвам итәрме, уллары бу мәсьәләгә ничек карый? Элеккеге биш йөз йортлы авылда илле йорт кына калган. Авыл бетеп бара. Исән чакта хәл итәсе эшләр күп әле. Нигез ташлары ныклымы соң аның? Нигез ташлары – аның үз уллары, затлы нәселнең дәвамчылары. Гарифулла тагын бер мәртәбә, улларының кылларын тартып карау һәм тормышта ялгыш адымнар ясаудан кисәтү нияте белән, аныңча әйтсәк, ташлардагы “мүкләрне чистарту” өчен, аларны туган нигезгә җыя.

Әсәрдә конфликт герой­лар­ның, аталар һәм балаларның, тормышка төрлечә карашлары бәреле­шеннән гыйбарәт. Улларын махсус чакыртып кайтарган әти кеше Гарифулла «зур кешеләр» булган улларына гына түгел, заман, җәм­гыять алып килгән үзгәрешләргә дә әхлакый хөкем карары чыгара.

Улларының берсе – министр (артист Илфат Камалиев), икенчесе прокурор (артист Фәнис Кәлимуллин) булып эшли. Аларның мәктәпне яптыручыларга каршы төшмәүләре яисә башка ярдәм сорап килгән авылдашларын борып җибәрүләре атаны чыгырыннан чыгара. Кырыс тавыш һәм утлы күз карашы астында уллары башларын түбән ияләр. Бигрәк тә улы Хәлилнең (артист Илнар Низамиев) язмышы борчый аны. Хәлил атом бомбасы сыный торган урында хезмәт иткән. Аның сәламәтлеге нык какшаган. Өйләнеп, балалар үстерү мөмкинлегеннән дә мәхрүм ителгән ул. Бик күпләр мондый чакта кайгысын эчү белән баса, ул да шул юлны сайлый: алкоголикка әйләнә. Анасы белән атасы моны авыр кичерәләр. Гарифулла карт гаепне аның үзеннән күрә. Көчле затлар мондый юлга басмыйлар, бу хәлгә төшсәләр дә, баткаклыктан чыгу юлын табалар. Улы да көчле булырга тиеш иде. Хәлилне орышкан чакта, тамашачы Нуриәхмәт-Гарифулланың үз-үзен тотышын, аның эчке халәтен ачыктан-ачык күреп утыра. Аның ачынулы тавышы да, улын шушы хәлгә төшергән җәмгыятьне каһәрләве дә, чарасызлыктан җан ачысы белән өзгәләнүе дә тетрәндерә.

Иң кирәкле мәсьәләләрне дә мөстәкыйль хәл итә алмаган министр улы да, коттедж салып ятучы прокурор һәм утыз яшенә җитеп тә өйләнмәгән, нәсел калдырырга җыенмаган врач улы да җәмгыятьнең гап-гади винтиклары гына икән ич ләбаса. Югары идарә органнарына бернинди дә йогынты ясый алмыйлар (үзләре дә Мәскәүгә бәйле), фикерләрен ачыктан-ачык җиткерергә куркалар, хәтта авыл мәктәбен саклап калырлык та хокуклары юк аларның. Ата кеше шуңа өзгәләнә. Тамашачы да моны авыр кичерә.

Бабасы әйтергә теләгән иң яшерен уйларны тормыш чынбарлыгы белән бәйләп торучы — ул Флорид. Аның белән аралашканда, Гарифулла күңеленең иң тирән кичерешләре, теләкләре ачыла. Кем белә, бәлки, Флорид шушы нигездә үз тормышын дәвам итәр. Һәрхәлдә оныкларга әби-баба тәрбиясе кирәк. Тамашачы да моны аңлады.

Гарифулланың төп фикере дә коме­диянең ахырында яңгырый. Күңелендә йөрткән мәгънәле сүзләрен ул йөрәкләрен мүк баскан, дөнья куып инде катылана башлаган улларына түгел, ә тирә-юньне танып белә генә башлаган, акны карадан аеруда тәүге адымнарын ясаган оныгына әйтә: «Әгәр, син өй салырга уйласаң, нигез ташларың таза булсын. Мурып беткән таш өстенә өй салып булмый, өй, бүрәнәләре искергәнче үк, кыйшаеп, ишелеп төшә. Ә таза нигез ташы өстенә әллә ничә тапкыр өй салырга була. Менә мин дә әтиеңне, абыйларыңны шуның өчен ачуланам. Алар нык, таза булса, минем нәселнең гомере озын булачак. Аңладыңмы инде?.. Буең озын булса да, акылың яшь шул әле синең. Ярый, диген! Өсләренә үскән мүкләрне кыргалый торсаң, шактыйга чыдарлар!»

Билгеле, комедиядә сурәтләнгән эш-хәлләргә, бигрәк тә Гарифулланың балаларына намус хөкеме ясавына һәр заманның үз бәясе бар һәм булачак та. Әмма картның шушы хөкем аша улларына йортның әйләнә-тирәдән бүрәнә, ташлар белән аерып куелган гади бер мәйдан, урын гына түгеллеген, аның рухи йөзе булган бер җанлы организм икәнен, иң әһәмиятлесе – аның нигез ташлары, ягьни шушы йортны яшәтәчәк буынның көчле, нык һәм саф рухлы булырга тиешлеген төшенергә, һич югы шушы хакта уйланырга мәҗбүр итүе кешелек тарихында һәрчак актуаль булып калачак.

Спектакльнең тәр­бия­­ви асы­­лын ассызык­лар идем. “Нигез ташлары” пьесасында гәүдәләнгән Гарифулла карт читтә яшәгән улларының эш-гамәлләрен белеп, ялгышулардан кисәтеп торуы, моны нинди алымнар белән башкаруы – шулай ук педагогик китапларга яхшы өстәмә, аң-белем һәм тәҗрибә.

Татар халкының борын-борыннан аракыны өстәлгә аракы чыгару гадәте булмаган. Бу – шәригать кануны, Коръәннең мөселман булган кешегә карата куелган таләбе. Безнең халык элек-электән исереккә сәлам бирмәгән. Эчеп-исереп йөргән кешенең дәрәҗәсе түбән булган. Спектакль татар халкына хас булмаган ямьсез күренешләрнең тамырларына вакытында балта белән чабарга өнди.

Спектакльдә татарның үз ту­ган теленнән, туган ни­гезеннән йөз чөереп, нинди көлке халәттә яшәвен дә күреп була. Авылларның югалуы – гадәтләрнең югалуы турыдан–туры бәйләнештә күрсәтелә. Ә авыл – милли тради­цияләрне саклау, нәселне, милләтне саклау урыны кебек – гомумкешелек кыйммәтләрен үзенә туплаган, заман үзгәрешләре нәтиҗәсендә җимерелү куркынычы яный торган, кеше өчен кадерле урын дәрәҗәсенә күтәрелә.

Комедия көлкеле хәлләргә нигезләнә. Көлүнең мәгънәсе, трагедия кебек, бер генә төшенчәгә кайтып калмый бит. Көлү белән кеше күпләрне тетрәндерә, газаплый һәм юк итә ала: әрнүле көлү, үтергеч көлү, сагышлы көлү, шәфкатьле көлү, һәм тагын әллә күпме эпитетлар тагылган көлүләр турында язып булыр иде…

Әйе, спектакль үзенең тәрбияви бурычын үтәде, минемчә. Самарның игелекле тамашачысы изге хисләр дулкынында артистларны алкышларга күмде.

Ә инде чара чыршы янындагы бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.

Римма Нуретдинова, Самара татарлары сайты samtatnews.ru

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*