tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самараның “Бердәмлек” газетасы
Самараның “Бердәмлек” газетасы

Самараның “Бердәмлек” газетасы

Узган гасырның туксанынчы елларында Татарстаннан  читтә беренче татар газеталары, телевидение  һәм радио тапшырулары Ульяновск Самара һәм Төмән өлкәләрендә чыга башлаган иде. Бу көннәрдә  алар үзләренең 25 еллык юбилейларын билгеләп узарга әзерләнәләр.

Татарстаннан читтә татар телендә газета чыгара башлау бер авыр булса, аны эшләтү һәм тиражын саклау икеләтә авыр. Ульяновск өлкәсендә чыгучы “Өмет” газетасы чит төбәкләрдәгеләр  арасында иң өлкәннәренең берсе. Беренче елларда ун мең тираж белән нәшер ителүче басманың да бүгенге тиражы алты мең данә. Ә бит өлкәдә 150 мең татар гомер итә! Ә газета проблемаларына килгәндә, алар Ульянда, Самарада да бер үк төрле.    Газетаны  беренче көненнән бирле җитәкләүче, матбугат  тарихында үз  урыны булган  журналист Рәфгат Әһлиуллин белдергәнчә, түбәтәйне салып ярдәм сораган көннәр дә булмады түгел, булды.

“Бердәмлек”нең тәүге саннарын чыгару көннәре аның беренче һәм бүгенге мөхәррире Рәфгат Әһлиуллинның әле һаман да күңелендә саклана.

   Зәйнәп апа Әһлиуллина да газетада аның чыга башлаган көннәреннән бирле. Аңа кадәр башта  мәктәптә , аннары рус газеталарында эшли. Матбугат ветераны соңгы елларда балаларның китап, газета укуга игътибары кимүенә борчыла. Атнага бер тапкыр чыгучы газетаны кызыклы итеп, укучыларны һәрдаим  җәлеп итәрлек  дәрәҗәдә чыгару өчен анда сәләтле һәм каләме чарланган журналистларның булу шарт.  “Бердәмлек”тә  бу җәһәттән авырлыклар юк.   Самара татарларының  тормыш  көзгесе булган газетаның тиражын саклау һәм язылу бәясен күтәрмәс өчен   Рәфгат ага хәзер төрледән-төрле ысуллар уйлап таба, иганәчеләр эзли.

“Шунысы сөендерә, кайвакыт бу эшкә татар байлары да ярдәмгә килә,”- ди. Ә ул ярдәм кайвакыт кына түгел, ә һәрдаим булып торса иде шул.

Рамис Сафин,
Самара өлкәсеннән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*