tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда дүртенче мәртәбә “Саматов укулары” оештырылды
Казанда дүртенче мәртәбә “Саматов укулары” оештырылды

Казанда дүртенче мәртәбә “Саматов укулары” оештырылды

Казанда, 12 октябрьдә Россия ислам яңарышына зур өлеш керткән татар дин әһелләре эшчәнлеген өйрәнү максатыннан “Саматов укулары” фәнни-гамәли конференциясе узды. Дүртенче тапкыр уздырылучы “Саматов укулары” “Идел-Урал төбәге мөселманнары рухи мирасын аңлау” исеме астында үткәрелде.

Татарстанның беренче казые, Габделхак хәзрәт Саматов — XX гасыр ахыры – XXI гасыр башының күренекле дин әһеле. Хәзрәт татарларның революциягә кадәрге дини-рухи мирасын дәвам итеп, бүгенге заманга кайтаручы һәм бик күпләрнең рухи остазы булган шәхес.

Традиция буенча дин әһеленең туган көнендә уздырыла торган укулар барышында хәнәфи мәзһәбенә караган дини мирасны, советлар берлеге таркалганнан соң ислам тарихын, татарларда мөселман мәдәниятының этник һәм региональ үзенчәлекләрен, Габдулла хәзрәт Саматовның дини мирасын һәм эшчәнлеген өйрәнү белән бәйле мәсьәләләрне карады.

2013 нче елда узган конференция кысаларында Г. Саматов исемендәге “Рухи мирас” премиясе Габделхак хәзрәт Саматовның үз улына — Ханты-Мансы автоном округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматовка тапшырылды.

Үткән ел “Рухи мирас” медале РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшинга тапшырылган иде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*