enrutat
Баш бит / Санкт-Петебургта ислам беренче чиратта татарлар белән бәйле
Санкт-Петебургта ислам беренче чиратта татарлар белән бәйле

Санкт-Петебургта ислам беренче чиратта татарлар белән бәйле

Петербургның өч йөз елдан артык тарихында ислам дине беренче чратта татарлар белән бәйле. Ислам дине дигәндә, татар милләте күз алдына килә. Чөнки татар һәм ислам аерылгысыз төшенчә. Петроград ягында урнашкан Җәмигъ мәчетен төзелгән көненнән Татар мәчете дип йөртәләр. Шәһәрдә ислам дине урнашу булачак калага тәүге ныгытма салган көннән башлана.

1703 елда Петр Беренче Указы белән Санкт — Петербурхка кала салырга килгән татарлар бер тирәгәрәк җыела. Аларның байтагы биредә урнашып та кала. Санкт — Петербурхта калуның тагын бер җитди сәбәбе- Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, күпме вакыт үтсә дә, милләттәшләргә туган җирләрендә яшәү шактый авырлаша. Мул уңыш бирүче бәрәкәтле җирләргә читләр урнаша. Нәтиҗәдә ун меңнәрчә татар Россияның төрле шәһәрләренә тарала. Таралып киткән энҗе бөртегедәй халкыбыз үз язмышын төрле төбәкләрдә таба.

Петербургта татарлар нигездә Кронверкка каршы җирдә урнаша. Бу урынны «Татарларныкы» дип йөртә башлыйлар. Тора — бара Зур һәм кече Никольская урамнарына Татар урамы дигән исем бирелә. Зур Никольская урамыннан Мытный ишегалдына таба милләттәшләр юрталар куеп шунда яшиләр.

Санкт — Петербурх ныгытмасы салынгач та татарлар үзләренә эш таба. Фидакарь хезмәтләре өчен аларга яхшы түлиләр. Үзләренә теләгән җирдән йорт салырга рөхсәт ителә. Х. Вебер һәм А.Богдановның тарихи язмаларында: » … ныгытма буйлап бераз алгарак барсаң, кронверкка каршы салынган татар базарына килеп чыгасың. Базарның артында Татар бистәсе урнашкан…» диелә. Дөрес, биредә татарлардан тыш башка милләт вәкилләре дә яши. Шушы ук чыганаклар белдерүенчә,

бу бистәдә салынган йортлар үзенең җыйнаклыгы, төзелеше үзенчәлеге белән аерылып тора. Әлеге йортлар тарих көзгесе кебек хуҗаларының яшәү рәвешен һәм тормыш — көнкүрешен чагылдыра. Тарих көзгесендәге бу чагылыш бик күркәм һәм эчтәлекле.

Бу хакта тарих фәннәре докторы Михаил Худяков аеруча җылы язган: » Татар халкы тормышы читтән килүчеләрнекенә караганда, бай һәм яшәү өчен искиткеч җайлы булуы белән аерылып тора. Бу үзенчәлекне Казан татарлары, гасырларга сузылган кимсетү чорларына карамастан, шушы көнгә кадәр саклаган», ди.

Татар йорты (фатиры) үзендә көнчыгыш мәдәнияте эзләрен саклаган. Дөрес, арада бай тораклар да һәм ярлылары да булган. Беренчеләре яшәү урынын күркәм келәмнәр белән бизәсә, икенчеләре чүпрәктән тукылган паласлар кулланган. Тахталар һәм сандыклар да келәм — паласлар белән капланган. Һәр йортта намаз уку өчен догалык келәмнәре булган. Аларны тукып та, кулдан тегеп тә ясаганнар. Стеналарга Кораннан алынган гарәпчә язылган шамаиллар һәм изге Мәккә сүрәтләнгән литографиялар элгәннәр.

Бер генә татар гаиләсе дә сандыксыз яшәмәгән. Кайбер йортларда алар бернчә булган. Сандыкларда кием — салым, тукыма, мех, бизәнгеч әйберләре. китаплар сакланган. Кияүгә чыгасы кызның бирнәсе дә аерым сандыкка салынган. Әниләр бүләккә дигән кулдан чигелгән кулъяулык, мендәр тышлары, өстәл һәм урындык япмалары, тәрәзә челтәрләре, сөлгеләрне дә шунда саклаган. Озын кышкы кичләрдә җырлый — җырлый бәйләнгән шарф, оекбаш — бияләйләр дә шуннан урын алган. Заманалар үзгәрде, хәзер күпчелек чикми, текми һәм бәйләми. Барысы да кибетләрдә сатыла. Кул эшләре югала бара, шулар белән бергә миллилек тә артка чигә бугай. Кызганычка каршы, туган телне дә онытабыз шикелле.

Сандыктан кала татар гаиләсендә комган популярлыгы буенча икенче урында торган. Комганны намаз укыр алдыннан юыну өчен, көненә ким дигәндә, биш тапкыр кулланганнар.

Тормыш өчен шулкадәр кирәк булган сандык белән комган татар халкының җыйнаклыгы, тәртип һәм чисталык яратуы хакында сөйли.

Татар гаиләсе өчен тагын бер үзенчәлек. Йорт эчендә һәм фатирда эт тотарга ярамаган. Эт — пычрак исәпләнгән.

Милләттәшләр киемнәре белән дә башкалардан аерылып торган. Ирләр түбәтәй кигән, хатын — кызлар калфак кигән, башына ак яки чәчкәле яулык япкан. Яулыкны маңгайны кысып, артка каерып бәйләгәннәр, муены ачык калган.

Һәрхәлдә ул чорда төньяк башкалада яшәгән милләттәшләр тормышы безгә үрнәк булырлык мисаллар белән тулып ята.

Санкт — Петербургта яшәгән милләттәшләребезнең дингә мөнәсәбәтенә аерым тукталып китәсе килә.

Нева ярларында яшәсәләр дә, безнекеләр дингә ышануын һәм халкыбыз милли йолаларын тотуын ташламый. Алар чит төбәктә яшәеш җиңелрәк булсын өчен артельләргә берләшә. Бу хакта 1888 елда ук әле «Татарлар Петербургта » очерыгында Ә. Богданов язган. Автор артель әгъзаларына фатирда эчәргә һәм тәмәке тартырга катгый тыела. Андый тәртип бозучыга тәүдә телдән искәртү ясыйлар, кабатланса бәйлиләр һәм кыйныйлар, өченче тапкырында артельдән куып чыгаралар, дип яза.

Архивта патша хөкүмәтенең Россия империясе башкаласында хезмәт итүче яугир =- мөселманнарның дин тотуын ихтирам иткәнлеген күрсәтүче берничә документ бар. Бу хакта күренекле милләттәшебез Даут Әминев: архивларда кызыклы документлар саклана дип яза. Әлеге документның эчтәлеге белән сезне дә таныштырам. Корбан бәйрәме уңаеннан император гвардиясендә хезмәт иткән ислам динен тотучыларга өч көн ял бирелгән. Башка рәсми кәгазьләр дә ислам диненә карата булган ихтирамны чагылдыра. Мәсәлән, «Кронштадта мәчет төзү эше», «Петроградта һәм өяздә магометаннар эше», «Хәрәкәттәге армиягә хәрби муллаларны билгеләү» ,» Аерым гвардия корпусында яшәүче Ахунның тол хатынына һәм улларына пенсия билгеләү», «Мөселман динендә булган хәрби хезмәт үтүчеләрне Корбан бәйрәме уңаеннан өч көнлек ялга җибәрү «, » Аерым гвардия корпусына мулла Әлим Кантемировны Ахун итеп билгеләү турында» һәм башкалар.

Россия армиясе югары командованиесе арасында мөселман полковниклар һәм генерал — татарлар булган. Тәвкилевлар нәселеннән Али Дәүләт улы Шейх — Али шуларның берсе. Тәвкилевлар Россия империясенә тугры хезмәт иткән. Алар арасында галимнәр, рәссамнәр, дин әһелләре, мөфтиләр, дипломатлар хәтта Дәүләт Думасы әгъзалары булган. Али Дәүләт улы Шейх — Али башкорт- мишәр гаскәренә җитәкчелек иткән. Хәрби хезмәттән киткәннән соң Петербургта җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Санкт — Петербургның Нева проспектындагы 54 нче санлы йортта яшәгән, дип яза Даут Әминев.

Санкт — Петербург татарларының Россиядә ислам динен рухи яктырудагы һәм ислам идеясен таратудагы хезмәте бәяләп беткесез. Бу хакта күренекле тарихчы һәм журналист Рәхим Теләшев җентекле язды.

Петербургта Коран тәүге бирелешендә нәшер ителә.

Атаулла Баязитов һәм Муса Бигиев киң мәгърифәтлек һәм нәшерлек эше алып бара.

Төньяк Ауропадагы иң зур Җәмигъ мәчете Санкт — Петербургта төзелә.

Безнең көннәрдә Санкт — Петербургта Ислам мәдәнияте көннәре оештыру.

Петр Беренче үзе Коран белән кызыксына. Табиб, философ, филология мәсьәләләрендә патша күрсәтмәлен үтәүче Петр Постниковка Коранны тәрҗемә итәргә куша. Постников патшаның соравын үти һәм Коранны француз теленнән тәрҗемә итә, 1716 елда аны бастыра. Соңрак Коран инглиз теленнән дә тәрҗемә ителә. Әмма патшаның көнчыгыш илләр белән кызыксынуына тулы җавапны татарлар бирә.

1878 елда Казанда Коранны гарәп теленнән Гордей Саблуков тәрҗемә итә. Әлеге тәрҗемә бу көннәрдә дә киң кулланыла.

Санкт — Петербургта Коранны өйрәнү, аңа аңлатма бирү, яңадан нәшер итү белән татарлар шөгыльләнә. Милләттәшләр соравы буенча 1785 елда Азиат типографиясе ачыла. Биредә рәсми документлар басыла, Россиядә ислам дөньясында беренче тапкыр Коран нәшер ителә.

1787 елда Патшабикә Екатерина II күрсәтмәсе буенча Коран үз телендә ( оригиналында) нәшер ителә. Патшабикә өчен Коранны басуга мулла Усман Исмаилов әзерли. Коран өчен махсус «көнчыгыш» шрифты коела. Шрифт бик матур һәм укырга җайлы итеп эшләнә. Аны ислам дөньясында озак еллар файдаланалар, дип яза Рәхим Теләшев.

Безнең көннәрдә Санкт — Петербург Татар җәмгыяте, Татар мохтәрияте һәм Ленинград өлкәсендәге татар милли — мәдәни оешмалары Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен киң билгеләп үтә. Ветераннар һәм өлкән яшьтәгеләр бүләкләр һәм күчтәнәчләр ала.

Һәр елны Казаннан да котлаулар һәм күчтәнәчләр килә. Бу эшләрне Татарстан Респпубликасының Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими Вәкиллеге ( даими вәкил Ренат Вәлиуллин) җитди оештыра.

Зәрия Хәсәнова, Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*