tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургта татар халкының көнкүрешенә һәм мәдәниятенә багышланган күргәзмә ачылачак
Санкт-Петербургта татар халкының көнкүрешенә һәм мәдәниятенә багышланган күргәзмә ачылачак

Санкт-Петербургта татар халкының көнкүрешенә һәм мәдәниятенә багышланган күргәзмә ачылачак

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхрәзиев эш сәфәре белән Санкт-Петербургка килде. Бүген ул Төньяк башкаланың Россия этнография музеенда булды. Биредә татар халкының көнкүрешенә, мәдәниятенә һәм традицион шөгыльләренә багышланган музей экспозициясе әзерләнә. Ул биредә даими нигездә эшләячәк.

Васил Шәйхразиев булачак экспозиция турында Россия этнография музее директоры Владимир Грусман белән сөйләште. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән материалларның 90 проценты тарихи, этнографик матуриал булачак. Манекеннарны рәссамнар тарихи сурәтләргә нигезләнеп ясый. Күргәзмә декабрь ахырында ачылачак, дип планлаштырыла.

 

Россия этнография музее Санкт-Петербург шәһәренең үзәгендә урнашканАның залларында төрле халыкларының борынгы мәдәнияте, көнкүреше, гореф-гадәтләре, карашлары белән танышырга мөмкин; аларның охшашлыгына һәм бер үк вакытта үзенчәлекле булуына инанырга мөмкин.

Бүген Россия этнография музее  -дөньяның иң зур этнографик музейларының берсе. Аны «этнографик Эрмитаж» дип атау очраклы түгел. Ул XVIII гасырдан башлап, Россиянең 157 күп санлы һәм кече халыкларына кагылышлы 500 мең этнографик предметны саклый.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*