tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургта татар рәссамнары күргәзмәсе ачыла
mde
mde

Санкт-Петербургта татар рәссамнары күргәзмәсе ачыла

Санкт-Петербургның «Moomidol» арт-пространствосында татар рәссамнары Рәшит Моратов һәм Элмира Мостафиналарның  «Кирегә әйләнгән күк» күргәзмәсе ачыла.

Рәшит Моратов тумышы белән Санкт-Петербургтан. Ул Штиглиц Академиясенең сынлы сәнгать бүлеген тәмамлаган, Манелис укучысы. Рәссам үзенең пейзажларында Петербургны бик яратып, пастель тоннарда сурәтли. Рәшит Моратовның эшләре Россия һәм чит ил шәхси коллекцияләрендә саклана.

Эльмира Мостафина — Россия Рәссамнар берлеге һәм Санкт-Петербургның акварелистлар җәмгыяте әгъзасы. И. Е. Репин исемендәге Сәнгать академиясен тәмамлаган, Шәймиев степендиаты. Ул, аеруча зур игътибарлылык һәм төгәллек таләп итә торган, юеш акварель техникасында иҗат итә. Рәссамның эшләре Россия һәм чит ил, шулай ук Г. Греф, Нилов, З. Церетелли музеенда һәм башка танылган кешеләрнең шәхси коллекцияләрендә бар.

Күргәзмә 15 сентябрь көнне 19.00 сәгатьтә ачыла.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*