tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саныбыз тагын бер кешегә артты
Саныбыз тагын бер кешегә артты

Саныбыз тагын бер кешегә артты

Безнең хезмәттәшебез, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча бүлеге җитәкчесе Марс Рифкать улы Тукаевның улы туды. Бу Тукаевлар гаиләсендә өченче бала. Марс белән Гөлчәһрәнең Йосыф исемле уллары (6 яшь), Сөембикә исемле кызлары (1 яшь тә 6 ай)  бар иде. Йосыф исемен оныгына әбисе тәкъдим иткән булса, Сөембикәгә дигән исемне кызына әнисе сайлый. Өченче балага исемне әтисе кушачак. Ул әлегә сер.

Без Тукаевлар гаиләсен уллары туу белән чын күңелдән котлыйбыз. Сау-сәламәт, әти-әнисе, туганнары өчен игелекле бала булып үссен. Тигезлектә, тынычлыкка, ата-ана җылысын, шәфкатен тоеп милләткә хезмәт итәрлек кеше булып үссен.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*