tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саратов Җәмигъ мәчете балалар өчен Корбан бәйрәменә багышланган бәйге үткәрә
Саратов Җәмигъ мәчете балалар өчен Корбан бәйрәменә багышланган бәйге үткәрә

Саратов Җәмигъ мәчете балалар өчен Корбан бәйрәменә багышланган бәйге үткәрә

Саратов Җәмигъ мәчете каршындагы якшәмбе мәктәбе 5-14 яшьлек балалар өчен Корбан бәйрәменә багышланган бәйге үткәрә.

Конкурста катнашу өчен ислам дине һәм мөселманнарның төп бәйрәменә багышланган рәсемнәр, кулдан ясалган әйберләр һәм шигырьләр кабул ителә.

Моның өчен балаларның иҗади эшләрен (рәсемнәр һәм кулдан ясалган әйберләрнең фотолары) һәм шигырь укыганда төшерелгән видеоны Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәңә куярга кирәк. Шул ук вакытта профиль ачык булырга тиеш.

Эшнең тасвирламасында бәйгедә катнашучының фамилиясе һәм исеме, яше һәм яшәгән урыны күрсәтелергә тиеш. Шулай ук #жду_КурбанБайрам хэштегын куярга онытмау сорала.

Иҗади конкурс турында тагын да төгәлрәк мәгълүматны якшәмбе мәктәбенең Instagram социаль челтәрендәге сәхифәсендә белергә мөмкин.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*