tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саратовта хатын-кызларның милләтне саклаудагы роле турында сөйләштеләр
Саратовта хатын-кызларның милләтне саклаудагы роле турында сөйләштеләр

Саратовта хатын-кызларның милләтне саклаудагы роле турында сөйләштеләр

3 нче март көнне, Саратов «Якташлар» милли-мәдәни иҗтимагый оешмасы тарафыннан «Хатын-кыз— милләтнең җаны» дигән түгәрәк өстәл үткәрелде. Биредә Саратовның иң асыл, иң затлы ханымнары җыелган. Алар теманы төрле яклап яктыртырга тырышкан.

Чыгышлар бик кызыклы булды, ди оештыручылар. Рамзия Равил кызы халык авызы иҗатында халкыбызның бай мирасын, татар хатын-кызлар турында мәкаль-әйтемнәрнең тәрбияви ролен ассызыклап әйтеп киткән. Рашидә апа Аиткаримова дини күзлектән хатын-кызның ролен яктырткан. Резеда Илгиз кызы тарихи чыганаклардан Акчурина Зөhрә Әсфәндияр кызы турында бик кызыклы мәгълүмалар китергән. Зөлфия Сабир кызы заманча татар хатын- кызының тышкы кыяфәтенә игътибар итеп, кием матур, зәвыклы, милли төсмер белдерергә тиеш, дип ассызыклаган.

Чыгышлардан соң hәрбер ханым, халкыбызның киләчәген кайгыртып, татар халкы үсеш стратегиясенә,  үз тәкъдимнәрен керткән.

Люзия Акчурина «Татар орнаментлы шоколад савыты» дип исемләнгән бик матур мастер-класс күрсәткән. “Халкыбызның бай мирасын өйрәнү, аның үрнәгендә җәмгыятьне тәрбияләү, hәрбер татар йөрәгенә җиткерү, газиз халкыбызны берләштерү—Саратов «Якташлар» оешмасының максаты да инде”, – ди Саратовның «Якташлар» милли-мәдәни иҗтимагый оешмасы вәкилләре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*