tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саратовта яшьләр ифтарлары уза
Саратовта яшьләр ифтарлары уза

Саратовта яшьләр ифтарлары уза

Саратов өлкәсенең «Сарытау» яшьләр татар оешмасы  өчен изге Рамазан аенда ифтарлар уздыру күркәм традициягә әверелгән. Шулай, 26 май көнне Татар утарында 50гә якын кеше җыелган.

Ифтар Коръән-Кәрим сүрәләре уку белән башланган. Аннары яшьләр Рәшид хәзрәт вәгазьләрен тыңлаган. Шуннан ифтарга җыелганнар сый-нигъмәтләр табыны янына узып, милли ризыклар белән авыз ачкан.

Динара Ибраһимова фотолары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*