enrutat
Баш бит / Сарептада татарлар ничек яшәгән?
Сарептада татарлар ничек яшәгән?

Сарептада татарлар ничек яшәгән?

8 декабрьдә Волгоградның «Старая Сарепта» музей тыюлыгында «XIX йөз ахыры — XX йөз башында Түбән Идел буендагы татар авыл кешесенең яшәү рәвеше»  исемле күргәзмәнең тантаналы ачылышы көтелә.

Экспозициядә татар йортының интерьерын булдырырга тырышканнар. Күргәзмәгә килүчеләр игътибарына татар миче, эш кораллары, йорт кирәк-яраклары, дин тоту әйберләре, кием-салым тәкъдим ителә.

Татарлар Волгоград өлкәсендә иң күп санлы халыкларның берсе. Бу төбәктә 2010 елгы кеше санын алу буенча 130 милләт кешесе яши дип исәпләнә, сан ягыннан татарлар шулар арасында — бишенче урында.

 

 

Фото: sareptamuseum.ru

 

 

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*