tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Себер татарлары юллар эзли…
Себер татарлары юллар эзли…

Себер татарлары юллар эзли…

Таралып яткан зур татар дөньясының һәр төбәгендә үз тарихы, үз милли каһарманнары, үз проблемалары бар. Ике бөек океан арасына урнашкан Себер җирләре үзенең борынгылыгы, мең еллык төрки-татар дәүләтләре, җиһангир патша Атилла, Чыңгыз һәм Күчем ханнары белән обложкааерылып тора, шулар аша дөньяга танылган. Себер – гомер бакый татар җирләре булган, заманында ул Скифия-Туран иле, Тартария дип аталган, анда хәзер дә себер татарлары яшәп ята. Соңгы бәйсез дәүләтләрен – Себер ханлыгын алар моннан дүрт гасыр элек югалтсалар да, себер татарлары үзләренең кемлекләрен яхшы беләләр, тарихи хәтерне буыннан-буынга тапшыра киләләр, кара урманнарда, төпсез сазлыкларда да милләт буларак исән калуның юлларын эзлиләр.

Билгеле булганча, соңгы вакытларда себер татарлары арасында үзләрен тарихи мәйданда саклап калу өчен төрле процесслар бара. Төмән өлкәсендә себер татарларының аерым милли-мәдәни мөхтәриятләре төзелде, аерым яшь галимнәрнең тырышлыгы белән, 2013 елда себертатар теле ЮНЕСКОның бетеп баручы телләре исемлегенә кертелде, аңа аерым халыкара код бирелде. Шулай ук себер татарларының мәдәнияте дә ЮНЕСКО тарафыннан юкка чыгу куркынычы янаган мәдәниятләр исемлегенә кертелде. 2013 елдан бирле Төмәндә “Себертатар теле көне” уздырыла. Әмма шушыларга карамастан, соңгы сан алу вакытында нибары 6779 кешенең генә үзен себер татары, дип яздыруы билгеле, ә бит алар Себердә ярты миллион тирәсе! Һәм алар, Төмән өлкәсеннән тыш, Новосибирскиның Бараба далаларында, Томск, Омск, Красноярск, Кемерово, Курган өлкәләрендә таралып яшәп яталар, Казан белән тыгыз элемтәдә торалар. Себер татарларының аерымлыгы мәсьәләсен хәзергә Төмән өлкәсендә яшәүче кайбер милләттәшләребез күтәрә, аларның бу юнәлештәге активлыгын Казанда борчылып күзәтүчеләр, моны милләтне таркату итеп караучылар да бар. Әмма мәсьәләгә алай орды-бәрде генә якын килергә ярамый, себер татарларын да аңларга тырышырга кирәк, алар милләт буларак исән калу өчен көрәшәләр. Тик аларның төп проблемалары казан татар телендә сөйләшүләре түгел, төп дошманнары да казан татары түгел, ә барыбызның да телен, мәктәпләрен, мәдәниятен, тарихын юкка чыгарып утыручы империя үзәге икәнлеген яхшылап аңлатырга кирәк. Һәм себер татарларының борынгы тарихына дөрес бәя бирер вакыт та җитте – бөек татар тарихы нәкъ шушыннан башланган, заманында милләтнең үзәге, Ана-Ватаны Себердә булган.

tub4Тубылдагы фәнни конференциядә “Себер цивилизациясе” дип аталган төп докладны ясаган тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова да мәсьәләнең шушы якларына игътибар итте: “Минем фикеремчә, себер татарлары — ул үзе бер дөнья, үзе бер цивилизация, аңа шулай карарга һәм себер татарларын бары тик шулай өйрәнергә кирәк, – диде ул. – Алар тел ягыннан да, менталитет холык ягыннан да, фольклор-дастаннары белән дә, хәтта ризык, йорт төзелешләре белән дә казан татарларыннан шактый нык аерылалар. Моны татар милләтен бүлгәләү дип карарга ярамый, ә себер татарларына тарихи-гадел бәя бирергә кирәк, алар моңа лаек! Мин бу сүзләрне себер татарларының тарихын, дастаннарын, әдәбиятын, мәдәниятен, тормыш-көнкүрешен өйрәнгән кеше буларак язам. Минем фикеремчә, татар милләтенең нигезе-матрицасы нәкъ менә Себердә, алар чын татарлар, ә казанлылар буталып-болганып беткән. Тын океаннан — Урал тауларына кадәр арада таралып яшәгән себер татарларының бер фәнни-мәдәни үзәген булдыру вакыты җитте… Һәм шундый зур тарихи мирасның – Себер цивилизациясенең вәкилләре булган себер татарларының да кабат дәүләтле булырга да, үз телләрен һәм диннәрен саклап калу өчен көрәшергә дә хаклары бар! Себер җире, себер теле аларга кадерле, һәм алар аны киләчәккә алып барырга тиешләр!”

Конференциядә себер татарлары үзләре дә бик актив булдылар, Себер ханлыгының борынгы башкаласы Искәр язмышыннан алып, бүгенге көндә тел, милли мәктәп, тарих һәм мәдәният мәсьәләләрен дә күтәрделәр. Шунысын да әйтергә кирәк, бүгенге көндә себер татарларының гуманитар өлкәдә үз галимнәре шактый күренә башлады, әмма тарих буенча эзләнүләр алып баручылар юк дәрәҗәсендә аз. Себер татарларының тарихын, нигездә, җирле урыслар һәм Казан татарлары яза, югыйсә, себер татарларына үз тарихчыларын әзерләр вакыт күптән җитте. Шул ук вакытта гуманитар өлкәдәге күп кенә яшь татар галимнәренең биредә эшсез калуларын да әйтеп үтәргә кирәк. Әгәр себер татарларына Татарстан дәүләте дәрәҗәсендә ярдәм булмаса, анда-санда бирегә галимнәрне һәм артистларны җибәреп кенә аларның мәсьәләләрен хәл итеп булмаячак. Татарстан Республикасы Президентының да себер татарлары белән аерым очрашыр вакыты җитте, югыйсә аларны халык санын алганда гына искә төшерәләр, дип әйтүчеләр дә булды.

tub3Конференция кысаларында Төмәндә яшәүче филология фәннәре кандидаты Луиза Сурметованың “Песни, баиты и мунаджаты сибирских татар” дип аталган китабын халыкка тәкъдим итү булды. Шунысын да әйтергә кирәк, мондый энциклопедик дәрәҗәдәге хезмәт Себердә беренче тапкыр дөнья күргән. Тубыл шәһәрендә үткән фәнни-практик конференциядә хакимият вәкилләре, халык депутатлары да катнашып, үз сүзләрен әйттеләр, Төмән өлкәсе татар конгрессы җитәкчесе Ринат Насыйров котлап, бүләкләрен тапшырды. Ә бу чараларның иң күренекле һәм кадерле кунагы, мөгаен, Астана шәһәреннән килгән данлыклы милләттәшебез, дөньякүләм танылган рассәм, Тукай бүләге иясе Камил Муллашев булгандыр. Ул “Мирас” оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдиновага үзе иҗат иткән “Сөембикә” рәсемен бүләк итте, шушы ук портретның Казан Кремлендә, Минтимер Шәймиев бүлмәсендә эленеп торуын да әйтеп үтәргә кирәк. Кытайда туып-үскән Камил Муллашевның нәсел тамырлары Себергә барып тоташа, аның ата-бабалары Төмән өлкәсенең данлыклы Ямбай авылыннан булып чыкты.

tub16 августта исә Искәр җыены дәвам итте, ул Тубылдан 20 чакрымнар ераклыкта, Иртыш елгасы буенда, Себер ханлыгының борынгы башкаласы урынында булды. Искәр җыенына һәр елны бөтен Себердән, тирә-күрше бәйсез төрки республикалардан милләттәшләребез җыела. Быел да шулай булды, халыкара фестивальдә катнашу өчен өч йөздән артык татар килгән иде, тамашачылар белән исә урман аланы тулды. Җыр-биюле тамашалардан тыш, биредә ат чабышлары, милли көрәш һәм башка уеннар да оештырылган иде, аларда Казахстан һәм Курган спортчылары җиңеп чыкты. Татарстаннан, Казахстанның Астана, Павлодар, Экибастуз шәһәрләреннән, Төмән өлкәсенең Ялуторовск, Төмән, Тубыл шәһәрләреннән, Түбән Таулы, Ямбай һәм башка авылларыннан, Ханты-Манси автоном округыннан, Омск өлкәсенең Тара һәм Омск шәһәрләреннән, тирә-күрше төбәкләрдән килгән профессиональ һәм үзешчән артистлар ике көн буе мәйдан тоттылар, фестиваль Тубыл шәһәрендә зур гала-концерт белән тәмамланды. Биредә шулай ук милли эшләрдә зур көч куйган милләттәшләргә Бөтендөнья татар конгрессының медальләре һәм рәхмәт хатлары да тапшырылды. Искәрдә үткән халыкара фестивальнең быелгы ачышы булып Казахстанның Экибастуз шәһәреннән килгән 19 яшьлек милләттәшебез Айвар Ашкеев игълан ителде. Шаляпин һәм Мөслим Могамаевларга охшаган бас тавышы белән ул татарлар арасында гына tub5түгел, бөтен дөньяга яңа талант килгәнен хәбәр итте. Шулай ук Тара шәһәреннән 15 яшьлек милләттәшебез Эльза Колдашева Петр Ершовның “Сузге” поэмасыннан Сүзге монологын укып, халыкны таң калдырды. Милли фаҗигане шул хәтле тирән аңлап, бөтен җаны-тәне белән тоеп уйнаган бу татар кызы да дөньяга үз сүзен әйтер әле. Гомумән, фестивальдә катнашучылар арасында яшьләрнең, хәтта балаларның да күп булуы күңелдә милләтебезнең киләчәгенә карата якты өметләр уята. Себернең кара урманнарында да милли йөкне җигелеп тартучы өлкәннәребезгә дә рәхмәттән башка бүтән сүз юк. Үз хисапларына йөзәр, хәтта меңәр чакрым юллар үтеп, мәчетләрдә һәм тирмәләрдә кунып, эссе кояш астында чук кебек милли киемнәрдән көннәр буе мәйдан тоткан бу татарлар барында әле милләтебез яшәр, инша Аллаһ!

tub6Ә инде Искәрнең үзенә килгәндә, ун ел вакыт эчендә биредә шактый эш эшләнгән, буш урында ханнар йорты, музей үсеп чыккан, мәчет төзелеп ята, шәехләр аллеясы булдырылган. Әмма проблемалар да шактый, биредәге берничә адым җир өчен урыслар һәм татарлар арасында туктаусыз көрәш бара. Эш шунда, Искәр җиренә, урман буена урысларның сукбайларын китереп күмә башлаганнар, тәреле каберләр инде шәехләр аллеясына кадәр килеп җиткән. Инде тереләр генә түгел, үлеләр дә бер-берләренә каршы баскан… Татар астаналарына керә торган юлга урыслар капка ясап, йозак салганнар, берничә тапкыр айлы төрбәләрне җимереп киткәннәр. Биредә мәчет төзеелеше дә шактый авырлык белән бара, аңа татар халкының һәм Татарстан дәүләтенең ашыгыч ярдәме кирәк. Шунысын да әйтергә кирәк, Себердә шовинистик рух көчәйгәннән-көчәя бара, Омск шәһәрендә башкисәр Ермакка һәйкәл куелу шул турыда сөйли. Ә Тубылда Ермакка һәйкәл инде совет чорында ук куелган булган, анда “Покорителю Сибири” дип язылган, ягъни, Себерне, татарларны буйсындыручы, яулап алучыга һәйкәл… Шундый ук һәйкәлләрне хәзер Төмәндә, хәтта Новосибирскида куйдыру өчен дә көрәшләр бара, урыслар – Ермакка һәйкәл яклы, татарлар – каршы. Шул рәвешле, Себерне, татар халкын инде икенче тапкыр, бәлки соңгы тапкыр яулап алу бара, мондый шартларда без бергә һәм бердәм булганда гына милләт буларак исән калачакбыз. Искәр җыены моны тагы бер тапкыр искәртте һәм кисәтте. Заманында зур дәүләтләр тоткан казан татарларының да, себер татарларының да яңадан дәүләтле булырга, милләт булып яшәргә хаклары бар, Искәр җыены аны да күрсәтте.

Фәүзия Бәйрәмова, язучы, тарих фәннәре кандидаты.

2016 ел, 10 август.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*