enrutat
Баш бит / Себердә Хәтер көне
Себердә Хәтер көне

Себердә Хәтер көне

23 сентябрь көнне Новосибирски өлкәсендә, тарихта беренче тапкыр, себер татарларының Хәтер көне үткәрелде. Бу чара Себер ханлыгының юкка чыгу тарихы белән бәйле, милләт өчен фаҗигале бу вакыйга моннан нәкъ 420 ел элек, хәзерге Новосибирски өлкәсе территориясендә була. Себер өчен соңгы сугыш тарихка “Ирмән сугышы” дип кереп кала, ул регуляр урыс армиясе һәм Күчем хан гаскәрләре арасында бара. Бу сугышта татарлар ягыннан бик күп кеше кырыла, күпләр, шул исәптән, Күчем ханның гаиләсе, балалары да әсирлеккә алына. Күчем хан үзе каты яралана һәм көймә белән Обь елгасының уң ягына, Чат-Цаттар кирмән-каласына озатыла. Шушы канлы бәрелештән соң Себер ханлыгы яңадан тернәкләнеп китә алмый, һәм соңгы сугыш булган көн — 1598 елның 20 августы рәсми рәвештә Себерне Россиягә кушу көне, дип билгеләп үтелә. Һәрхәлдә, татарлар моннан соң да Себердә үз дәүләтләрен кире кайтару өчен кат-кат баш күтәреп карыйлар, әмма теләкләренә ирешә алмыйлар, соңрак исә язмышлары белән ризалашырга мәҗбүр булалар…

“Ирмән сугышы” булган урын Новосибирскидан ерак түгел, Ордын районына урнашкан, 1998 елда урыс казаклары анда татарларны җиңү хөрмәтенә истәлек ташы китереп куйганнар. Быел исә алар “Кучумово царство» дип аталган фестиваль уздырдылар, җиңүләрен зурлап бәйрәм иттеләр. Кызганычка каршы, бу чарада өлкәнең татар автономиясе вәкилләре дә катнашты, милләтебез өчен кайгы көнендә Күчем хан булып уйнадылар, җиңелүләрен бәйрәм иттеләр… Халык моның белән ризалашмады, дин-дәүләт өчен шәһит киткән татарлар рухына багышлап, шушы көннәрдә Хәтер көне уздырырга кирәк, дигән карарга килделәр.

Новосибирски өлкәсендә, милли азатлык өчен соңгы сугыш булган урыннарда, себер татарларының Хәтер көнен уздыру фикере күптән бар иде инде. 2016 елның 5 августында, Тубыл шәһәрендә узган фәнни-гамәли конференциядә, бу хакта махсус резолюция дә кабул ителде. Һәм, ниһаять, бу теләк тормышка ашты – Новосибирски өлкәсендә себер татарларының Хәтер көне чаралары булып үтте, аның беренче өлеше “Түгәрәк өстәл” җыелышыннан торды, икенче өлешендә – Коръән укып, Хәтем ашы уздырылды, соңыннан Себер ханлыгының соңгы башкаласы булган урынга барып, дога кылынды. Бу изге эшләрнең башында Бердски шәһәренең татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рәшидә Хәмзина торды, ул хәзер үзе яшәгән калада гына түгел, бөтен Новосибирски өлкәсендә дә иң актив, булдыклы милли лидерларның берсе булып исәпләнә.

Хәтер чарасына Татарстаннан язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова, Тубылдан Төмән өлкәсе “Мирас” татар оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова да махсус килгәннәр иде. Кызганычка каршы, Новосибирски шәһәренең алдан килешенгән мәчетләре, инде белдерүләр бирелгәннән соң, себер татарлары тарихы буенча “Түгәрәк өстәл” чарасын уздырудан соңгы көндә генә баш тарттылар. Тарихка, Хәтер көненә багышланган бу чара Бердски шәһәре музеенда, аның Дуслык Йортында уздырылды, ул “Круглый стол, посвященный Дню Памяти по погибшим воинам Сибирского ханства в Ирменском сражении» дип аталды. Фәүзия Бәйрәмова Себердәге мең еллык төрки-татар, ислам тарихы, ил белән Күчем хан идарә иткән чор, Ирмәндәге соңгы сугыш турында җентекләп сөйләде. Өлкәнең татар краеведлары оешмасы җитәкчесе, чит телләр укытучысы, теолог Мөдәрис Абакиров, “Чат татарларының мирасын саклау” оешмасы җитәкчесе, Йорт-Оры авылы имамы Навил хәзрәт Шаһабетдинов, Тубылда дистә елдан артык “Искәр җыены” һәм фәнни-гамәли конференцияләр уздырып килгән Луиза Шәмсетдинова үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Биология фәннәре кандидаты Равил Бәдретдинов Себер ханлыгының соңгы башкаласы – Новосибирски каласы уртасындагы Чат шәһәрлеге турында сөйләде, аны кабат торгызу, үзенчәлекле археологик истәлек буларак саклап калу концепциясен тәкъдим итте. “Алма” татар яшьләре оешмасы рәис урынбасары Денис Солтанов татарларның милли үзаңнары турында кызыклы доклад ясады. Шунысын да әйтергә кирәк, очрашуда актив татар яшьләре шактый иде, алар барысы да “Алма” оешмасы вәкилләре булып чыкты. Соңыннан сорауларга җавап бирелде, резолюция кабул ителде, анда милли үзаңны саклау өчен тарихны өйрәнү мөһимлеге, себер татарларының Хәтер көнен ел да билгеләп үтү кирәклеге, Себер татарларының соңгы башкаласы булган Чат шәһәрлеген кабат торгызу турында әйтелгән иде.

Хәләл кафеда уздырылган Хәтем ашыннан соң, җыенда катнашучыларның бер өлеше Новосибирски шәһәренә — Себер ханлыгының соңгы башкаласы булган урынга юнәлделәр. Революциягә хәтле бу тарихи урын дәүләт тарафыннан махсус сакланган, әмма октябрь инкыйлабыннан соң аны талап-җимереп бетерәләр. Шушы тирәдәге “Татар бистәсе” дә юк ителә, күп катлы йортлар астында кала, борынгы татар зираты өстендә исә өлкәнең Дума бинасы урнашкан. Моннан берничә ел элек татар җәмәгатьчелеге монда истәлек ташы китереп куйган була, әмма ниндидер вәхшиләр аның язулы тактасын кубарып ташлыйлар, яшел буяу белән, “Зеленым – зеленая смерть!” дип язып куялар. Аннан татарлар куйган ташны бераз читкә күчереп, шәһәр хакимияте бу урынга өч башлы Аждаһа һәйкәлен урнаштыра, аның аяк арасына Кощей Бессмертный – Үлемсез Кәчине дә утыртып куя… Халык моны да татарларга ишарә, дип кабул итә, “Кем идегез – кем булдыгыз!” дигән мәгънәне күрә… Әмма себер татарлары рухларын төшермиләр, Бараба далаларында, кара урманнарда да милләт булып яшәү, сакланып калу өчен көрәшәләр, исән калу юлларын эзлиләр. Шундый бөек, борынгы тарихы булган, ил-дәүләтләр тоткан иманлы, мәгърифәтле, мәдәниятле татар халкының бүген дә бәхетле тормышка лаек икәнлеген исбатлап яшиләр.

Себер татарларының Хәтер көне менә шушы тарихи урында, дин-дәүләт өчен шәһит киткәннәр рухына дога белән тәмамланды. Тарих буенча мондый очрашуларны алга таба да дәвам итәргә, бу бигрәк тә яшьләр өчен бик кирәк, дигән фикергә киленде.

“Тарихи-мәдәни мирас” фондының матбугат үзәге.
2018 ел, 25 сентябрь.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*