tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Себертатар теле көне юбилее
Себертатар теле көне юбилее

Себертатар теле көне юбилее

Күптән түгел Төмәннең татар мәдәният үзәгендә Себертатар теле көненең 5 еллык юбилее узды. Оештыручылары – Төмән өлкәсе себер татарларының һәм “Себер татарлар” Төмән шәһәре татарларының милли-мәдәни автономияләре. Бәйрәм “Себертатар телен практик куллану перспективасы” дигән темага түгәрәк өстәл белән башланды. Монда милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты вәкилләре, себер татарларының һәм татарларның милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре, әгъзалары, татар иҗтимагый оешмаларның актив кешеләре, галимнәр җыелдылар. Сүз нормалаштырылган себертатар телен көнкүреш аралашу чигеннән тышта: әдәбиятта һәм мәгарифтә куллану; бүгенге көндә татар теленең язмышы турында барды.

Түгәрәк өстәлне “Себер татарлар” Төмән шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе, Төмән шәһәре Думасының алтынчы чакырылыш депутаты Динар Абукин җитәкләде.

– Безнең социаль әһәмиятле проект июль аенда старт алды, бүген йомгак ясыйбыз. Шушы дәвердә өлкә күләмендә очрашулар уздырдык, концертлар куйдык һәм башкасы. Без Россиядә яшәүче халыкны, аларның телен, гореф-гадәтләрен, традицияләрен, динен, тарихын ихтирам итәргә тиеш, – дип Динар Марсель улы чараны ачты.

Милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Евгений Воробьев халыкны чын күңелдән котлады.

– Себертатар телендәге әлифба лицензия алырга тиеш. Безгә берләшеп аны әзерләп эшен дәвам иттерер өчен өлкә мәгариф һәм фән департаментына тапшыру мөһим. Себертатар телендә китаплар бастыручыларга рәхмәт. Төмән дәүләт университетына татар бүлегенә 1нче курска бюджет урынга студентларны туплауда профориентация эше белән ярдәм итәчәкбез. Әгәр бер төркем тупланса, бик яхшы. Ректор белән сөйләштек, бөтен сорау студентлар санын булдыруда тора. Мәсәлән, 3 кеше тупланса – ул төркем түгел. Киләчәктә себертатар көненең 7, 8, 9, 10 еллыкларын да үткәрергә язсын, – дип сөйләде Евгений Михайлович.

Төмән өлкәсе татар Конгрессының башкарма директоры Ринат Насыйров:

– Эшне белә торган кешеләр аша балаларыбызга балта белән мал табуны өйрәтергә кирәк. Халкыма, шәһәремә, авылыма файда китерүче хезмәт белә торган сабыйлар үссеннәр. Моны без бер-беребезгә таянып эшләргә тиеш.

Өлкә диния нәзарәте җитәкчесе мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков:

– Динне өч әйбер саклап кала – мәдәният, гореф-гадәтләр, тел. Бүгенге көндә Сакко урамындагы бинада татар теленнән дәресләр алып барабыз, рәхим итегез! Авыр елларда бик аяныч хәлләрне кичердек, әмма бирешмәдек,чыдадык. Шулай тел аша динне саклап калдык. Хәзер бездә горурлык юк, яңа туган балаларга рус исемнәре кушабыз. Төмән тирәсендәге кайбер татар авылларында халыкның яртысы туган телне аңламый.

– Әгәр, дәүләттән булышлык күрсәтелмәсә, балага татар телен өйрәтүдә гаиләгә генә таянып булмый. Телебез бетеп бара, ул катастрофик хәлдә, мәктәпләрдә укытылмаса, себертатар теле дә, казан татарлары теле дә булмаячак. Белем йортларында татар телен укыту–укытмау директорлардан тора. Тел – халыкның коды, – дип бик ачынып сөйләде татар хәрәкәте активисты Әнәс Гаитов.

Өлкә татар Конгрессының мәдәният департаменты директоры Вәлимә Ташкалова, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе әгъзасы Хәмзә Биктимиров, Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәге директоры Лилия Кәримова, татар хәрәкәте активисты Бибинур Сабирова, Төмән өлкә фәнни китапханәсе белгече Гөлнур Әхмәтова, “Бездә ятим бала юк” фондының башкарма директоры Мөнирә Хөснетдинова, татар хәрәкәте активисты Роза Яхина, Казан кунагы – озак еллар Казан тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләгән филология фәннәре кандидаты Гөлнур Самирханова, “Социаль эшмәкәрлек” оешмасы генераль директоры Әлфия Кәбирова һәм башкалар эчтәлекле, кызыклы чыгышлар ясадылар. Галим, иҗтимагый татар эшлеклесе, себертатар теленә нигез салучы, себер татарлары әдәби телен эшкәртүче Максим Сагидуллин, өлкә себер татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәүзия Марганова автономиянең эше, себертатар теле буенча киләчәккә планнар турында сөйләделәр.

Динар Абукин һәр кунакка бүләк итеп бирелгән тарих фәннәре кандидаты Гөлсифа Бакиева төзегән яңа себертатар теленең тематик сүзлеге белән таныштырды.

Азакта резолюция кабул ителде. Чара тыныч, бердәм, оешкан рәвештә үтте.

Үзәкнең икенче катында залда концерт булды. Монда өлкәнең үзешчән сәнгать коллективларының, җирле артистларның иң яхшы чыгышлары ясалды.

Динар Абукин автономиянең эшендә, татар хәрәкәтендә актив катнашкан якташларыбызга шәһәр Думасы, өлкә татар Конгрессы, өлкә мәдәният департаменты Рәхмәт хатларын тапшырды.

Бәйрәмгә “Яшь буын” өлкә яшьләр оешмасы рәисе Фәрит Корманов җитәкчелегендә яшьләр килделәр. Пермь, Омск, Салехард шәһәрләре яшьләре белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзеделәр.

Үзәкнең музей бүлмәсендә Фәүзия Фәиз кызы һәм “Әбием” бренды җитәкчесе Әлфия Тәлгать кызы кул эшләреннән күргәзмә ясаганнар.

– Ике юрган әниемнеке, калган әйберләрне үзем тектем. Монда 12 жилет бар. Киләчәктә планда зур күргәзмә үткәрү, – дип сөйләде “Корама” күргәзмәсен оештыручы Фәүзия ханым.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА, Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*