tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сембер сәхнәсендә Апас артистлары
Сембер сәхнәсендә Апас артистлары

Сембер сәхнәсендә Апас артистлары

Ульяновскида Барый Тарханов исемендәге татар халык театрлары фестиале дәвам итә. Бүген Сембер сәхнәсендә Татарстанның Апас районы халык театры Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен курсәтте.

Спектакль башланыр алдыннан, Ульяновск татар автономиясе Апас районы мәдәният бүлеге белән үзара хезмәттәшлек итү, уртак чаралар уздыру турында килешүне имзалады.

Апаслылар татар мәдәният үзәгендәге музей экспонатлары белән дә танышты, район башлыгы урынбасары Рөстәм Мингазиев шәрәфле кунаклар китабына үз тәэсирләрен язды. Киләсе атнада Яңа Малыклы районы Исәнтимер авылы театры Г.Камалның «Банкрот» спектаклен курсәтәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*