tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сембердә әдәби кичә үткәрелде
Сембердә әдәби кичә үткәрелде

Сембердә әдәби кичә үткәрелде

Сембер шәһәренең “Бердәмлек” исемле 17 нче номерлы китапханәсендә Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Гөлнур Хәлил кызы Айзетуллованың иҗатына багышланган “Илһам” исемле әдәби кичә үткәрелде. Анда Сембер һәм Буа шәһәрендәге “Ак калфак” оешмасы әгъзалары, шәһәр Думасы депутаты  Игорь  Любченков, Сембер шәһәре милли мәгариф идарәсе инспекторы Әлфия Әбетдинова, Татар  мәдәни  үзәге  директоры  Татарстан   Республикасының  атказанган   мәдәният  хезмәткәре  Рамилә  Сафина, Сембер өлкәсе  татар  язучылар  берләшмәсе  рәисе  урынбасары,  шагыйрь  Шәфик  Иматдинов; Габделҗаббар Кандалый һәм Сәхаб Урайский исемендәге премияләр лауреаты, танылган   шагыйрә   Иделбикә кебек мәртәбәле кунаклар катнашты.

Милләттәшләребез белән очрашу кичәсендә Гөлнур Айзетуллова китапханәгә килгән һәрбер кешенең күңеленә үтеп керерлек итеп шигырьләрен дә укыды, җырларын да башкарды, Сембер һәм Буа шәһәренең  “Ак калфак” оешмалары дуслыгы хакында дәртләнеп сөйләде. Чыгышының соңында шагыйрә 62 җырын туплаган “Бәхетле бул” аудиоҗыентыгын килгән кунакларга бүләк итте. Сембер җирлеге өчен әдәбиятыбыз сагында торучы 17 нче номерлы китапханә эшчәнлеген югары бәяләп, әлеге чараны уздыручы китапханә хезмәткәре Сәмигуллина Гөлфия Вазыйх кызына Рәхмәт хатын тапшырды.

Әдәби кичәдә Сембернең “Ак калфак” оешмасы әгъзасы  Зөлфия  Мусиева, оешма җитәкчесе Кәримә Алимуллина, татар телендә үткәрелә торган чараларның үзәгендә кайнаган Рафаил  Мостафинның, берләшмә әгъзаларының чыгышлары көчле алкышларга күмелде.

Россия күләмендә билгеләп үтелә торган Әдәбият елы кысаларында милләттәшләребез уздырган әлеге чара “Ак калфак” әгъзаларының туган тел, әдәбият, халкыбыз мәнфәгатьләре өчен борчылып яшәүләре хакында сөйли, күпләр өчен намуслы хезмәт итү үрнәге булып тора.

А.Ф.Хөснетдинова,
Буа муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының РМБ җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*