tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сембердә «Идел юлы» фестивале гөрләде
Сембердә «Идел юлы» фестивале гөрләде

Сембердә «Идел юлы» фестивале гөрләде

Бу көнне монда борынгы Болгарда кулланышта булган көмеш һәм бакыр тәнкәләрне, хатын-кызларның пыяладан эшләнгән бизәнү әйберләрен күрергә генә түгел, аларны үзеңә ясап та алырга була иде. Шулай ук 16-17нче гасырларда Рус дәүләтенең яу кырында барган көрәшләрнең шаһиты булырга да мөмкин иде. Сүз Ульяновск өлкәсендә җиденче тапкыр узучы “Идел юлы” дип исемләнгән халыкара фестиваль хакында бара.

Быелгы фестиваль беренче тапкыр Сембер төбәгенең Иске Майна районында төзелүче “Болгар заставасы” мәйданчыкларында узды.

“Тарихчылар раславынча, борынгы Болгар дәүләтендә өч зур шәһәр булган. Беренчесе 600 га җирне алып торган Биләр, икенчесе Самара ягындагы Муром шәһәрчеге һәм өченчесе Ульяновск өлкәсендәге Кызыл Сөендек авылы янында. Шуңа күрә аларның үзәге нәкъ менә шушы җирләрдә булган да инде”, – диде “Болгар заставасы” проекты авторы, Ульяновск өлкә хөкүмәтенең эшмәкәрлекне үстерү корпорациясе рәисе Руслан Гайнетдинов.

Монда катнашучыларның киемнәре, эш һәм сугыш кораллары, гомумән, һәр нәрсә тарихи дөреслеккә туры килерлек итеп эшләнгән. Киемнәр генә түгел, сугыш һәм көнкүреш кораллары, йорт-җир җиһазлары да шул заман рухын бирә. Ил тарихында шәхес кенә түгел, ә нәсел, гаилә язмышы да аерым бер урын алып тора бит.

Идел елгасының гаҗәеп тә матур урынында узган фестивальне күрергә килгән өлкә Губернаторы Сергей Морозов моннан берничә гасыр элек шушы урыннарны биләп торган бөек Болгар дәүләте тарихын өйрәнергә генә түгел, аны кәрсәтә дә белергә кирәк дип ассызылады:

“Горурланып сөйләргә генә түгел, ә күрсәтерлек тә тарихи байлыгыбыз бар икән, аны рәхәтләнеп файдаланырга кирәк”.

Ни кызганыч, мәгълүм сәбәпләр аркасында өч көн барган халыкара фестивальне якыннан торып бик азлар гына карый алды. Ул беренче тапкыр онлайн форматта узды. Аны тамаша кылырга мөкинлек алучы бәхетлеләр, аеруча үткенрәк балалар сугыш коралларын тотып карау белән генә чикләнмичә, тимер киемнәрне киеп, яисә уктан атып, көмеш тәңкә ясап алырга да өлгерделәр.

Рамис Сафин, Ульяновск өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*