tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Семейда Татар сәнгать мәктәбен тәмамлаучылар концерт куйган
Семейда Татар сәнгать мәктәбен тәмамлаучылар концерт куйган

Семейда Татар сәнгать мәктәбен тәмамлаучылар концерт куйган

Казахстанның Семей шәһәре Татар сәнгать мәктәбен тәмамлаучылар концерт программасы тәкъдим иткән. Бу хакта “Семей сити” сайты хәбәр итә.

Концерт Ф.М.Достоевский исемендәге әдәби-мемориал музейда үткән. Анда Татарстанның атказанган артисты, А.Кашаубаев исемендәге Дәүләт филармониясе солисткасы Камилә Туканова, Новосибирскиның махсус музыка мәктәбе укытучысы Дания Хәйруллина, Германиянең Сәнгать университеты студенты Альбина Хәйруллина, Казах илкүләм Сәнгать университеты укытучысы, халыкара конкурслар лауреаты Руслан Тураев, Нью-Йорк университеты профессоры Диаз Мусалимов катнашкан.

Программада классик, халык һәм заманча композицияләр яңгыраган.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*