enrutat
Баш бит / Семочки батыры Дан аллеясында
Семочки батыры Дан аллеясында

Семочки батыры Дан аллеясында

15 октябрь көнне Түбән Новгород өлкәсе Уразавылның “Патриот” ял итү паркында Кызыл Октябрь районының Дан аллеясында, өч тапкыр Кызыл Йолдыз ордены иясе, артиллерия гаскəрлəренең гвардия капитаны, семочкилы Хашим Хəмзə улы Бəдретдиновның туган көненə туры китереп, аның якты истəлегенə Хəтер ташы ачылды. Бу игелекле гамəлне тормышка ашыру нияте белəн мəрхүмнең балалары Равил, Рушан, Нурия, Софья һəм Харисның балалары чыккан, бөтен чыгымнарны да бергəлəшеп каплаган.

Тантанада катнашырга дистәләгән кеше җыелган иде. Район башлыгы Халит Сөләйманов белән Земство җыены рәисе Алексей Быков барысын да бу истәлекле вакыйга белән тәбрикләделәр һәм Хашим Хәмзә улының Кызыл Октябрь районының легендар шәхесләр рәтендә лаеклы урын алуын билгеләп үтеп, аның хәтере алдында баш иябез, диделәр.

Район мәгариф, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе Фәнис Сабиров һәйкәлне Бөек Җиңүнең 75 еллыгында урнаштырылганын ассызыклады һәм монарда тирән мәгънә барлыгын белдерде. Үсеп килүче буын бирегә ял итәргә килеп, шушы батыр якташыбызның кем икәнлеген белеп торыр һәм бу патриотик тәрбия дә.

Абдулвәдүт Шиапов исемендәге крайны өйрәнү музее директоры Рамил Сафин Хашим Хәмзә улының биографиясе турында сөйләде.

Ул 1918 елның 15 октябрендә туган. Аның бабасы Бәдретдин билгеле дин әһеле булган, халык арасында актив рухи эшчәнлек алып барган. Кызганычка, ул репрессия режимына эләгеп, башка имамнар белән бергә Пашат белән Семочки арасында атылган.

1936 елда Кочко-Пожар педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, Хашим Хәмзә улы Петрякс һәм Пашат мәктәпләрендә укыткан. 1939 елның сентябрендә аны Кызыл Армия сафларына алалар. Хәрби хезмәтен артиллерия гаскәрләрендә үтәгән, 1941-1945 елларда фашист илбасарларына каршы Калинин, Көнчыгыш, икенче Прибалтика фронтларында көрәшкән.

Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, 1945 елның көзендә ул Японияне тар-мар итүдә дә катнаша. Аннары 1955 елга кадәр капитан званиесендә Кытай халык республикасының Дальний шәһәрендә хезмәт итә. 1948-1955 елларда артиллерия дивизионының партия оешмасы секретаре булып торган.

Хашим Хәмзә улы дошман белән көрәшүдә күрсәткән кыюлыгы, гаскәрләр белән оста идарә итүе өчен өч тапкыр Кызыл Йолдыз ордены, “Германияне җиңү”, “Японияне җиңү”, “Хәрби казанышлар” медальләре һәм башка дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән.

Шулай ук аңа 1953 елда Пекинда Кытай республикасының үзәк халык хөкүмәте рәисе Мао Цзэдун үз куллап Советлар Союзы һәм Кытай халыклары арасында үзара ярдәм итү һәм дуслык турында актка кул куюга өч ел тулу уңаеннан истәлекле медаль тапшырган.

1955 елның декабрендә армия сафларыннан азат ителгәч, Хашим Хәмзә улы авылга кайтып, җаваплы урыннарда хезмәт итә: районның партия оешмасында агитация эшен алып бара, Пашат колхозы белән идарә итә, авылның почта бүлеген җитәкли. Тормыш иптәше Халимә белән алар биш бала тәрбияләп, олы тормышка озатканнар. Хашим Хәмзә улы 1984 елның 9 январендә вафат була. Хәзер инде аның 12 оныгы, 21 оныгының баласы һәм аларның 2 баласы бар.

Рамил әфәнденең чыгышыннан соң ташны тантаналы рәвештә мәрхүмнең улы Рушан әфәнде һәм оныкчыгы Иделия ачтылар.

Мәрхүмне аның дусты, Бөек Ватан сугышы ветераны, Пашат аксакалы Абдулваһап ага Арифуллин да җылы искә алды.

Хашим аганың улы, Семочки администрациясе башлыгы Равил Бәдретдинов үз чыгышында әтиләренең исемен мәңгегә тарихка кертүдә ярдәм иткән район башлыкларына, парк җитәкчеләренә, урында һәйкәлнең нигезен булдырган Рауф Сәбитов, Ринат Зиннәтуллин, Зөфәр Исхаков һәм Илсаф Хамзинга рәхмәтләрен белдерде, ә аның оныгы Иделия эчтәлекле шигырь cөйләде.

Шушы истәлекле вакыйга Кызыл Армия батырын, Семочкиның күренекле шәхесен бер минут тынга калып искә алу белән тәмамланды.

Уразавылда урнашкан «Патриот» паркының батырлар аллеясы яшь буынны изге рухта тәрбияләүдә зур роль уйный, ә район идарәсенең бу ял урынын тиешле сыйфатта тотуы мактауга лаек.

Илнар САДЕКОВ.

«Туган як» газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*