tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Сеңелкәш» фильмы Европа балалар фильмнары ассоциациясе призына тәкъдим ителде
«Сеңелкәш» фильмы Европа балалар фильмнары ассоциациясе призына тәкъдим ителде

«Сеңелкәш» фильмы Европа балалар фильмнары ассоциациясе призына тәкъдим ителде

«Сеңелкәш» фильмы Германиядә балалар һәм яшүсмерләр өчен 25нче халыкара «Шлингель» кинофестивалендә ECFA (Европа балалар фильмнары ассоциациясе) жюри призы белән билгеләп үтелде.

Ел саен фестивальдә төрле яшьтәге балалар һәм яшүсмерләр өчен бөтен дөньядан 150ләп фильм күрсәтелә.

Жюри «Сеңелкәш» фильмын 2021 елның иң яхшы Европа балалар фильмы өчен Европа балалар фильмнары ассоциациясе премиясенә тәкъдим итә.

Тавыш бирүдә 41 илдән 150гә якын оешма катнаша. ECFA жюрие үз призларын Европада балалар киносының 18 иң эре фестивалендә тапшыра.

«Сеңелкәш» хәрби драмасы Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Мостай Кәрим исемендәге фонд ярдәме белән «Мотор Фильм Студия» кинокомпаниясе тарафыннан төшерелде. Лента 2019 елның 19 сентябрендә Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан экраннарга чыкты.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*