tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сәнгать сөюче балалар фестивале
Сәнгать сөюче балалар фестивале

Сәнгать сөюче балалар фестивале

Тубыл шәһәрендә унберенче тапкыр  “Язгы гөрләвекләр” балалар иҗаты фестивале узды.

Бу чара сәхнәдә әни белән баланың әңгәмәсе белән башланды. Нәрсә ул сәнгать? Бу сорауга алар җавап эзләп халык күңелен, тормышның  мәгънәсен  чагылдыручы иҗади хезмәт ияләре: җырчы, биюче, актер һәм музыка коралларында уйнаучылар  белән таныштылар.

Бәйрәм тамашасы ачылганнан соң, катнашучыларны мәдәният үзәге директоры Марат Шәрипов котлады.Ул һәр балага  уңышлы, иҗади чыгышлар теләде. Себер татар мәдәният үзәге сәхнәсендә сәләтле балалар, яшүсмерләр үзләрен сынадылар,  иҗади мөмкинчелекләрен ачтылар. Балалар бакчаларыннан килгән нәни артистлар, мәктәп укучылары, студентлар жюри һәм тамашачылар игътибарына нинди генә чыгышлар әзерләмәгәннәр: татар, шәрык, һинд кызлары биюләре, җырлар, сәхнәләштерелгән күренешләр, шигырь сөйләүчеләр – аларны  тамашачылар алкышлар белән каршы алдылар. Фестивальнең вокал-соло, вокал –ансамбльләр, нәфис сүз, хореография, декоратив-гамәли сәнгать, балалар музыка уен коралларында уйнаучылар-иллегә якын чыгыш ясаучы ларның программасы бер тында узды. Аларның  арасында  икенче дәрәҗә лауреат исеменә хореография номинациясендә “Колорит” ансамбле (15 мәктәп, җитәкчесе Тамара Федоренко), икенче дәрәҗә  лауреат исеменә “Соцветие” ансамбле, җитәкчесе Светлана Попова); хореография номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаеклы быел табылмады.

Вокал буенча беренче дәрәҗә лауреат исеменә Тәнзилә Мортазина,”Айдар һәм кызлар ” ансамбле, икенче  дәрәҗә лауреат исеменә “Сүзге” ансамбле (җитәкчесе Нәҗия Хәкимова), өченче дәрәҗә лауреат исеменә “Ләйсән”ансамбле (җитәкчесе  Динара Әбсәламова) лаеклы булдылар.

Нәфис сүз  номнинациясендә беренче дәрәҗә лауреат исеменә  Зилия Көлмәмәтова (җитәкчесе Гүзәл Көлмәмәтова) һәм Зәлия  Шәйморатова (җитәкчесе Нәҗия Хәкимова) булдылар.

Декоратив –гамәли сәнгать номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат исеменә Я.К.Зәнкиев исемендәге  Хуҗайлан мәктәбе һәм Тубыл шәһәре күптөрле профильле техникумы лаеклы булдылар.

Узган еллар белән чагыштырып әйткәндә, быел катнашучыларның саны аз иде, ә зал тамашачылар белән тулы булды.Укытучылар, балаларның әти-әниләре чыгыш ясаучыларны алкышлар белән озатып, каршы алып утырдылар. Һәр катнашучы дипломнар белән  бүләкләнде. “Язгы гөрләвекләр” фестивале һәр бала талантлы икәнен күрсәтте. Киләчәктә сәнгатькә мәхәббәт аларга тормышта да ярдәмгә килсен. Жюри әгъзаләре нәни артистларга,укытучыларга һәм җитәкчеләренә  алга таба да иҗади эзләнүләрендә уңышлар теләделәр.

Римма Умитбаева, Тубыл шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*