enrutat
Баш бит / Сәрбиназ Шәйхеловадан татарча фәнни лекция
Сәрбиназ Шәйхеловадан татарча фәнни лекция

Сәрбиназ Шәйхеловадан татарча фәнни лекция

Күптән түгел Казанда Татар китабы йортында “Гыйлем” проектының “Хәлбуки” лекториенең чираттагы лекциясе узды. Сәрбиназ Шәйхелова косметологиядә кулланыла торган ботоксның агудан ясалуы, агулы еланның күзе песинеке кебек булуы, бал корты агуы һәм башкалар турында сөйләде. Бирегә студентлар да, өлкән яшьтәге тыңлаучылар да җыелган иде.

Сәрбиназ агулар турында биология ягыннан мәгълүмат бирде. Бу хакта ул башта ук искәртте. Ул үзенең бакыр елан тотып төшкән фотосын да күрсәтте (беренче карашка еланны хәтерләтсә дә һәм «бакыр елан» дип аталса да, бу җан иясе — кәлтәләрнең бер төре, һәм ул агулы түгел). Сәрбиназ махсус слайдлар әзерләгән, шуларны күрсәтеп, фәнни-популяр телдә сөйләп, гади итеп аңлатып барырга тырышты.

Даруханәнең элмә тактасындагы таякка уралган елан нәрсә аңлата? 

“Без агулар, агулы җан ияләре турында сөйләшербез. Биология һәм бераз медицина ягыннан да карарбыз. Әмма мин медик түгел, шуңа әлеге өлкәгә бары биолог күзлегеннән генә карап, үземдә булган мәгълүматларны сезгә җиткеререргә тырышырмын, кызыклы булган фактларны да бергә карап узарбыз. Кешеләр элек-электән агуланганнар, агулаганнар, агуланган җан ияләрен аякка бастыру юлларын эзләгәннәр”, — диде ул.

Сәрбиназ лекцияне һәрберебезгә дә диярлек таныш булган һәм даруханә элмә тактасына куела торган таякка уралган елан сурәтенең мәгънәсен аңлатудан башлады.

“Бу таяк Асклепий таягы дип атала. Асклепий Минос патшаның улын яңадан терелтергә барганда, аның таягына елан уралган. Ул еланны үтерә. Шуннан соң аның янына тагын бер елан килеп чыга. Аның авызында бер үлән була. Бу үлән ярдәмендә икенче елан үле еланны терелтә. Аннары Асклепий әлеге үләнне табып алып, үлән ярдәмендә кешеләрне терелтә башлый”, — диде ул.

Агулы еланны агусыз еланнан ничек аерырга? 

Лекциягә җыелган тыңлаучылар еланнар турында слайд ачылгач ук, куркып та куйгандыр. Быел җиләк җыйганда да елан чагу очраклары күп булды, шуңа күрә бу тема күпләр өчен актуаль булгандыр. Еланның агулымы, юкмы икәнен аңлау өчен, аның күзенә карарга кирәк икән.

“Елан күргәч, аның күзенә карарга курыкмасаң, агулы-юкмы икәнен танып була инде. Агулы еланнарның күз карасы эллиптик, ягъни озынча овал формасында, башы исә өчпочмак рәвешендәрәк була. Агулы еланның күзе песи күзенә охшаш. Агусыз еланның күз карасы түгәрәк була, аның агулы тешләре дә юк һәм башы түгәрәк формасында була. Агулы еланнарның койрыгында шалтыравыгы да булырга мөмкин», — дип аңлатты Сәрбиназ.

Агуларны авыртуны баса торган дарулар ясаганда файдаланалар

Агуларны косметологиядә дә, медицинада да кулланалар.  “Агукайтарткыч — антидот ясау өчен дә хайваннарның агуларын файдаланалар. Күпчелек очракта агуларны авыртуны баса торган дарулар ясау өчен файдаланалар. Чөнки алар биологик яктан активрак була, яхшырак тәэсир итә, ияләшү тудырмый. Без агулы бөҗәкләрнең, аларның агулы аппаратлары төзелеш, фәнни яктан ничек кулланып булуын өйрәнәбез”, — дип йомгаклады Сәрбиназ Шәйхелова.

«Хәлбуки» лекториенда теләге булган һәркем чыгыш ясый ала

“Хәлбуки” проектының лекторие җитәкчесе Илназ Баһаутдинов быелга планнары турында сорауга җавап бирде:

«Лекцияләрне декабрь уртасына кадәр атна саен уздырырга җыенабыз. Бер атна алдан темасын билгелибез. Без социаль челтәрләрдә белдерүне дүшәмбе яки сишәмбе куябыз. Теләге булган һәркем лекция укый ала. Берничә шарт бар: бу кеше татар телендә һәм берәр фәнгә багышланган тема тәкъдим итәргә тиеш. Без әле беркемгә дә каршы килеп, “юк” дигәнбез юк, теләге булган һәркем катнаша ала».

— Илназ, бүгенге лекциядә кеше аз булуын ни белән аңлатасыз?

— “Гыйлем” проекты лекторийлар былтыр майда тукталган иде. Быел лекцияләрне кабат башладык. Бүген кеше аз булу – былтыр лекторийлар процессы өзелү белән бәйле. Хәзер кабаттан даими рәвештә атна саен килә торган кешеләрне туплыйбыз.

— Илназ, үзегез кайда укыйсыз, нинди телдә белем аласыз?

— КФУның юридик факультетында өченче курста укыйм. Рус телендә белем алабыз. Бары тик беренче курста юридик төшенчәләр турында татар телендә махсус курс укыдык.

Ләйсән Хафизова

intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*