tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сергей Лавров ТАССРның 100 еллыгына Татарстан туплаган тәҗрибәгә югары бәя бирде
Сергей Лавров ТАССРның 100 еллыгына Татарстан туплаган тәҗрибәгә югары бәя бирде

Сергей Лавров ТАССРның 100 еллыгына Татарстан туплаган тәҗрибәгә югары бәя бирде

Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенә биргән интервьюда Татарстан туплаган «багаж»ны бәяләде.

«Бу багажны бик саллы, шактый зур, позитив дип бәяләргә кирәк. Республика дөнья аренасында билгеле һәм аны таныйлар», — диде Россия Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы журналист соравына җавап итеп.

Лавров үзе җитәкләгән министрлык агымдагы мәсьәләләрне хәл иткәндә генә түгел, ә чит илләрдәге ватандашлар эшләре буенча Хөкүмәт комиссиясе эше барышында да Татарстан хакимияте белән тыгыз хезмәттәшлек итә, дип белдерде.

Дипломат Бөтендөнья татар конгрессын чит илләрдә «ватандашлар мәнфәгатьләрен алга этәрүдә „йомшак көч“нең мөһим инструментларыннан берсе» дип атады. Ул Казанның Хөкүмәт комиссиясе эшендә катнашуын да, Россия субъектлары башлыклары Советында Татарстан вәкилләренең эшчәнлеген дә билгеләп үтте.

«Россия Тышкы эшләр министрлыгы төбәкләр белән бергә эшли торган теләсә кайсы форматта диярлек Татарстан тәҗрибәсе Россия Федерациясенең башка субъектлары арасында иң перспективалы һәм кирәклеләренең берсе», — дип искәртте Лавров.

Соңыннан Россия Тышкы эшләр министры ТАССРның 100 еллыгы белән Татарстандагы дусларын һәм республиканың барлык халкын котлады.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*