enrutat
Баш бит / «СЕЗ» дип түгел, «БЕЗ» дип…
«СЕЗ» дип түгел, «БЕЗ» дип…

«СЕЗ» дип түгел, «БЕЗ» дип…

Цитаталар кулланырга яратмыйм язмаларымда. Тик шулай да Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиевның Стратегия турында: «Бу эш «Сез» дип түгел, «Без» дип эшләнергә, үзебез аша үткәре­лергә тиеш», – дигән сүзләрен кабатларга мәҗбүр: бу – булачак Стратегияне тормышка ашыруның төп технологиясе.

Үз гомеремдә заводта да, шәһәр һәм район хакимиятендә дә эшләп, байтак кына стратегияләр язарга туры килде миңа. «2015 елга кадәр шәһәр стратегиясе», «Районның 2010–2020 елларга стратегиясе», «Чиләбе–2035» стратегиясе… Вазгыятьнең плюсларын минуслары белән чагыштырып SWOT-анализ ясау, шәһәрнең миссиясен, стратегик максатларын, чишәсе мәсьәләләрен кәгазьгә язып кую – четерекле эш булса да, башкарып чыгара алмаслык түгел.

Күп яздым мин ул стратегияләрне. Ялгызым да, бүтән белгечләр белән бергәләшеп тә. Аларны түрәләр тикшереп, яхшы дип тапты, җәмәгатьчелек хуплады, депутатлар раслады.

Ләкин… бер стратегиянең дә тулысынча гамәлгә ашканы булмады. Чөнки безнең стратегияләр – бары тик теләк кенә иде шул. Теләктән – нияткә, нияттән – мөмкинлеккә, мөмкинлектән максатка кадәр ара бик ерак булып чыга иде. Менә мондый максатны гамәлгә ашыру мөмкинме: «Шәһәребезне халык саны елдан-ел үсеп торган, яшәү, эшләү һәм ял итү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган җирлеккә әверелдерү»? Юк, әлбәттә. Матур булса да, әкият кенә бу.

Дөрес, халык үсеше стратегиясе шәһәр йә район стратегиясенә караганда меңнәрчә тапкыр катлаулырак.

Хәзер Татарстанда да, бүтән регионнарда да бу документ турында сөйләшү шактый гына җанлы, кызу, эшлекле бара. Җаваплылыкны барыбыз да аңлыйбыз кебек. Тик шулай да «үземнең биш тиенемне кыстырмыйча» түзә алмыйм.

Без: «1552 елда дәүләтебез җимерелгән», дибез. Ләкин 1552 елда татар дәүләте җимерелүенең беренче стадиясе генә булган. Чынлыкта дәүләтебез татар авыллары, татар бистәләре, ягъни вак-вак дәүләтчекләр рәвешендә, бөтен Евразиягә таралып яшәвен аннан соңгы гасырларда да дәвам иткән. Рус дәүләте күзәтүе астында булса да, татарлар аерым, мөстәкыйль җәмгыять, үзидарәле дөнья булып яши алган. Һәрхәлдә, мәгариф һәм мәдәният – русларныкыннан аерым барган. Катнаш никахлар да, телне оныту очраклары да бармак белән санарлык кына булган. Патша хөкүмәтенең уңай сыйфатларының берсе – ул эшкуарлыкны кысмаган, эшмәкәрләребезнең сәнәгать, сәүдә белән һәм мәгариф-мәдәният өлкәсендә иганәчелек белән шөгыльләнергә мөмкинлеге булган.

Шуңа күрә татар дәүләтенең тәмам җимерелеп бетүе Октябрь инкыйлабы вакытына туры килә дип саныйм. Революциядән соң мәгариф-мәдәният системасы да, аның нигезен тәшкил иткән эшкуарларыбыз да юкка чыккан. Руслар белән уртак мәктәпләр, руслар белән уртак югары уку йортлары, тора-бара – уртак тел, уртак җырлар, уртак әдәбият, уртак кичәләр…

Әлбәттә, XIX гасыр татар авылларын, Троицк, Оренбур, Җаек, Уфа шәһәрләрендәге татар бистәләрен хәзер кире кайтарып булмый. Булачак Стратегиянең бөтен катлаулылыгы да шунда: бүгенге вазгыятьтә эш итәргә кирәк. Шул ук вакытта: «Милли мәгариф системасын торгызырга», дип язсаң, кемне укытыр өчен торгызасың аны? «Реаль икетел­лелекнең механизмнарын булдыру», дип язсаң, кем өчен була ул? «Бөтен кешене татарча сөйләшергә өйрәтергә», дисәк, кайда ул «өйрәтегез – өйрәнәм!» дип тыпырдап торган халык?

Ягъни, булачак Стратегиянең төп инструменты – агарту, аңлату, тәрбияләү булырга тиеш. «Тиеш» дип… Шулай булырга мәҗбүрбез, диюем. Ә агарту, аңлату, тәрбия эшенә җигәр өчен тәҗрибәле, тирән акыллы милләттәшләребез кирәк. Сөйли торган, дәлилләр таба торган, фаҗигабызның масштабын күрә торган шәхесләр кирәк.

Барыбызга да җиң сызганып, «милләт комиссарлары» булып, агарту-аңлату-тәрбия эшенә кереп китәргә вакыт. Аңлавыбызча, Стратегиянең беренче адымы, хәтта документ үзе язылып бетмәгән булса да, шул булырга тиеш: эскизымы булсын, идеясе, рухы гынамы булсын – һәр татарның йөрәгенә барып җитәргә тиеш ул. Чиләбе өлкәсендә 200 меңнән артык татар яши. Татар халкының үсеш Стратегиясен Урал Федераль округында яшәүче милләттәшләребезгә тәкъдим итү форумына Екатеринбург шәһәренә Чиләбе өлкәсеннән 100 кеше барган иде, һәм хәзер һәрберебезнең бурычы – ким дигәндә 2000 татарга стратегиянең максатын, чишәсе мәсьәләләрен аңлатып, шушы гомумхәрәкәткә җәлеп итү.

«Сез» дип түгел, «Без» дип, һәр татар йөрәге аша үткәреп.

Ирек САБИРОВ,
 Чиләбе өлкәсе,  Еманжелинск шәһәре
«ХАЛКЫМ МИНЕМ» газетасы, МАРТ, 2019

Один комментарий

  1. Клара Мәрдановна

    Ирек туганым! Мин Сезнең язмагызга «кайтаваз» рәвешендә язышкан идем. Менә бу фикерегезгә дә рәхәтләнеп булмаса да, кушыласы иттем әле. Ни өченме? Идеология, РУХИ юнәлештә «стратегия» төшенчәсен дөрес бәян итәсез, әмма ул кирәкме? Стратегияне тормышка ашыру өчен ничә полк, күпме танк, самолёт һ.б. потенциаль көч булганда, бер төн утырып АЛГАРЫШ планын язалар. Ә безнең татарчаны урысча укыткан мәктәпләрдә, ата-ана татарчаны аңламаган шартларда телебезне үстерүнең АЛГАРЫШын тәэмин итәргә дип, меңләгән стратегия язсак та, ул булганны юк итүгә тиң. Кем уйлап тапкан, һәрхәлдә. Миннеханов түгел, ә Россия шовинистлары! Татарстан өчен барлык яктан да бу- юкка чыгуга тиң!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*