tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шадринск шәһәрендә «Туган телем-иркә гөлем» бәйрәме узды
Шадринск шәһәрендә «Туган телем-иркә гөлем» бәйрәме узды

Шадринск шәһәрендә «Туган телем-иркә гөлем» бәйрәме узды

21 февральдә билгеләп үтелүче Халыкара туган тел көнендә «Дуслык» милли мәдәни үзәгендә Татарстан АССР оешуга 100 ел һәм Башкорт теле елына багышланган «Туган телем-иркә гөлем» бәйрәме үткәрелде.

Халыкара туган тел көне 1999 елның ноябрендә ЮНЕСКО карары белән гамәлгә куелган, ул 2000 елның 21 февраленән, тел һәм мәдәни күптөрлелекне саклау максатыннан, ел саен билгеләп үтелә.  Бу зур бәйрәм төрле милләтләрне берләштерә генә түгел, ә якынайта да, аңа быел 20 ел тула.

Телсез дөнья булмас иде. Балык  сусыз яши алмаган кебек,кеше дә шулай телсез яши алмый. Туган телебездә без аралашабыз, иҗат итәбез, уйлыйбыз. Дөньяның төрле илләрендә кешеләр бүген 7000ләп телдә сөйләшәләр.

Безнең «Дуслык» үзәгендә татар, башкорт һәм рус телләрендә белем алучылар бар. Аларның һәркайсы туганнар кебек. Нәкъ менә шуңа күрә бәйрәмдә татар, башкорт һәм рус телләрендә шигырьләр сөйләделәр,  җырлар җырладылар. Шулай ук «Азалия» балалар иҗат коллективы «Дуслык сулышы» фольклор төркеме белән берлектә тамашачыларга татар телендә «Орчык өмәсе» йоласын күрсәттеләр, ул яшь һәм урта яшьтәге хатын-кызлар арасында татар халкының гореф-гадәтләрен яңадан торгызуга, кул осталыгын үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Бәйрәмне үткәрүгә ярдәм иткән өчен «Азалия» балалар коллективына һәм «Дуслык сулышы» коллективына, шулай ук – Агишева Альбина һәм Агишева Алинәгә рәхмәтемне җиткерәм.

Чара Габдулла Тукайның «Туган тел» җыры белән тәмамланды.


«Дуслык» татар-башкорт милли мәдәниятенең
Шадринск шәһәр иҗтимагый оешмасы үзәге директоры
Степных Дамира (Шадринск шәһәре, Курган өлкәсе)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*