tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шагыйрь яшәгән йортка — истәлек тактасы
Шагыйрь яшәгән йортка — истәлек тактасы

Шагыйрь яшәгән йортка — истәлек тактасы

Ачу тантанасында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов җитәкчелегендәге бер төркем каләм әһелләре, ТР Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, шагыйрьнең кызы Гөлнур ханым Садри һәм оныгы Илдар әфәнде, мәктәп укучылары катнашты. Истәлек тактасы ачылыр алдыннан Язучылар берлеге рәисе Данил әфәнде Салихов заманында әлеге йортта яшәгән Мөхәммәт ага Садри янына килеп йөрүен, иҗаты белән үсмер чагыннан таныш булуын әйтеп узды. Мөхәммәт Садриның Европаны азат итүдә һәм Берлинны алуда катнашуын, батырлык өчен Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнүен сөйләде.

Аннары рәис сүзне Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗановка бирде. Ленар әфәнде фронтовик-шагыйрь Мөхәммәт Садрины искә алырга лаеклы шәхес булуын билгеләп үтте. Бала чагыннан ук ачлык-ялангачлык, ятимлек ачысын татуын, ятим балалар йортларында тәрбияләнүен, ФЗӨ мәктәбен тәмамлаганнан соң, заводта слесарь булып эшләвен, Бөек Ватан сугышында Польша, Чехословакия, Румынияне азат итүдә, Берлинны алуда катнашуын, рейхстаг диварына: «Без дошманны җиңдек», – дип язып калдыруын тәфсилләп сөйләде.

Аннары бәйрәм нотыгын язучы Лерон Хәмидуллин дәвам итте. Ул Мөхәммәт Садрины 60 нчы елларда Казанга килгәч, иң беренче танышкан әдибем дип атады. Аның яшьләр иҗатына бик игътибарлы булуын, Гали Хуҗи һәм Шәрәф Мөдәррис белән бергәләп, «Татарстан яшьләре» газетасы каршында әдәби түгәрәк оештыруларын, анда каләм тибрәткән өметле каләм әһелләрен тартуларын бәян итте. Мөхәммәт аганың «Идел» альманахын оештыруда күп көч куюын, Татарстан китап нәшриятында елга бер мәртәбә яшь язучылар җыентыгын чыгаруда катнашуын исенә төшерде.

Күренекле шагыйрь Зиннур Мансур «Социалистик Татарстан» газетасында Мөхәммәт Садри белән 9 ел бергә эшләвен, фронтовик-шагыйрьнең Зиннур Мансурга Язучылар берлегенә керү өчен рекомендация язып бирүен, шуның өчен аны остазы итеп санап, рәхмәт сүзләре белән искә алуын әйтеп узды.

Иң соңыннан шагыйрь турында кызы Гөлнур ханым Садри һәм оныгы Илдар әфәнде сүз тотты. Алар икесе дә Мөхәммәт аганың бик тә ярдәмчел, кешелекле булуын билгеләп үтте. Мондагы йортка бик күп танылган шәхесләр килүен сөйләделәр. Истәлек тактасын ачу хокукы да аларның икесенә һәм ТР Мәдәният министры урынбасары Ленар әфәнде Хәкимҗановка бирелде. Тантана кунакларның истәлек тактасы итәгенә чәчәкләр салуы белән төгәлләнде.

Ирек НИГЪМӘТИ

magarif-uku.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*