tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шагыйрәне искә алу кичәсе
Шагыйрәне искә алу кичәсе

Шагыйрәне искә алу кичәсе

“Мин казанлы түгел,
Түгел мин себерле дә,
Мин бер бөтен татар баласы.
Милләтемә тугры хезмәт итеп,
Килә җирдә минем каласы”
Г.Абдрахманова
Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә шагыйрә Гөлфизәр Хәйретдин кызы Абдрахмановага багышланган кичә үткәрелде. “Син яшәдең, сөйдең, яшьнәдең” дип исемләнгән чараны авторның “Гүзәл Сүзге” әсәреннән сәхнәләштерелгән өзек белән башладылар. Сүзге, Күчум рольләрен оста башкаручылар Клим Садыков, Римма Шәрипова тарихи вакыйгаларны сәхнә аша тамашачыларга җиткерергә тырыштылар.
Зур тырышлык һәм осталык белән кичәне оештыручы “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле җитәкчесе Роза Нәби кызы Яхина шагыйрә белән күп еллар тыгыз элемтәдә эшләгәне турында сөйләде. ”Гөлфизәр якташым да, туганым сыман якын булган иҗатташ дустым да, күпләрнең күңел яраларын дәвалаучы табибә дә булды,”-дип аны искә алды.
Тубыл шәһәре шагыйрәгә илһам биргән шәһәрләрнең берсе дә. Монда аның “Себер ягым”, ”Нәни дусларга”, “Изге Сүзге моңнары”, “Аркаим –таулар иле”, “Сәяхәт -дәрес” дигән китаплары дөнья күрде. Аның иҗаты турында педагогия фәннәр кандидаты Клим Садыков кичәдә авторның китаплары күргәзмәсенә тамашачыларның игътибарын юнәлдерде, шигырьләре турында фикерләре белән уртаклашты, анализ ясады.

Тубыллылар яраткан шагыйрә Г.Х.Абдрахманованы җылы сүзләр белән искә алдылар.
Себер татар мәдәният үзәге каршында татар театры эшләгән елларны спектакльләрдә оста уйнаган талант иясе булган Г.Х.Абдархманова турында Мәдинә Рәхим кызы Уразметова хатирәләре белән уртаклашты.Тубылда шагыйрәнең шигырьләренә көй иҗат итеп җырлар башкаручылар да бар.”Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле “Очрашу җыры”н, “Туган авылым Байбы”ны һәм авторның башка җырларын җырлап тамашачыларның күңелләрен күтәрделәр. Сәхнәдә җырлар, шигырьләр яңгырады, сәхнәләштерелгән күренешләр белән программа үрелеп барды. Халкыбызның рухи мәдәниятен, телен армый-талмый популярлаштырган “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле җитәкчеләренә, җырчыларына ТРОО “Наследие” рәисе Л.Ә. Шәмсетдинова, Тубыл шәһәре себер татар автономиясе рәисе З.А.Тычинских рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Үзенең иҗаты белән укучыларының күңелләрен яулаган шагыйрәнең якты истәлегенә багышланган чара татар мәдәният үзәгенең икенче катында Корьән ашы белән дәвам итте. Хәйрулла хәзрәт Чаппаров мәрхүмәнең рухына багышлап Корьән аятләрен укыды, изге догаларын, теләкләрен юллады. Туган иленә, татар теленә, диненә шигырьләрендә мәдхия җырлаган шагыйрәне Тубыл шәһәрендә онытмыйлар.

Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*