tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шайба, кәшәкә һәм… кызлар
Шайба, кәшәкә һәм… кызлар

Шайба, кәшәкә һәм… кызлар

Хоккей буенча төрле бәйгеләр районыбызда әледән – әле узып тора.

Егетләребез район эчендә генә түгел, күрше  район, хәтта республикадагы кондәшләре белән дә төрле бәйгеләрдә үзара көч сынаша. Шуңа да район командасының республика күләм бәйгедә катнашуы берәү өчен дә яңалык түгел. Тик бу юлы егетләр түгел, кызлардан торган команда Әтнә данын яклады дигәч, аптырабрак  калдым. Кызлар?! Хоккейда?!   Әтнә спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин шикләремә урын калдырмады.

Әйе, дөрестән дә, безнең кызлар командасы 8– 9 гыйнвар көннәрендә Питрәчтә узган зона ара укучылар спартакиадасы кысаларында кызлар арасында хоккей ярышларында катнаштылар . Беренче көнне  сигез команда көч сынашты. Без беренче дүртлеккә кердек. Бәйгенең икенче көнендә исә кызларыбыз өченче урынга ия булды.

Кызларның тренеры – спорт мәктәбе укытучысы Фаил Гәрәев. Командада 1998 – 2001 елгы кызлар җыелган .

Кызларның үҗәтлеге бик көчле. Тренировкалар бик салкын көннәргә туры килде. Әмма алар бирешмәделәр, ярыш вакытында да үзләрен бары тик көчле, максатка ирешүчән команда буларак күрсәттеләр, – дип мактый Ирек абыйлары.

Кызларның үзләре белән дә танышып китегез. Алар – Ильвира Сираҗиева – техникум, Зәлинә Зиннәтова, Айгөл Әхмәтҗанова, Алинә Мусина, Алинә Мәхмутова (капкачы), Гөлзада Сабирова – Олы Мәңгәр мәктәбеннән, Лилия Сәмигуллина, Альбина Фазлыева, Гүзәл Шагапова, Энҗе Баһаутдинова, Айзилә Бузунова – Олы Әтнә мәктәбеннән. Алда – тагын да биек  үрләр, сынатмассыз дип ышанабыз.


Фәридә ФИЛАТОВА

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*