tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәле балалар бакчасында татарча курчак спектакльләре куеп, мультфильмнар төшерәләр
Шәле балалар бакчасында татарча курчак спектакльләре куеп, мультфильмнар төшерәләр

Шәле балалар бакчасында татарча курчак спектакльләре куеп, мультфильмнар төшерәләр

Питрәч районы Шәле балалар бакчасында татарча курчак спектакльләре куеп, мультфильмнар төшерәләр. Бу хакта мәктәпкәчә белем бирү оешмасы мөдире Фәния Гомәрова сөйләде.

«Кәгазьнең икенчел тормышы» проекты бар, Бибабо курчаклары ясап, балалар төрле спектакльләр куялар. Курчак театры кебек, курчакларны кулга киеп эшлиләр. «Кечкенә китапчыклар» проекты бар. Әти-әниләр, тәрбиячеләр бергә эшлиләр. «Мин корреспондент», «Мультфильм» проекты бар. Балалар пластилиннан фигуралар эшләп, аларга тавыш бирәләр. Без мультфильмнар төшерәбез», — диде.

Фәния Гомәрова сүзләренчә, Шәле бакчасыннан балалар саф татарча сөйләшә торган әзерлек дәрәҗәсендә мәктәпкә китәләр.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*