enrutat
Баш бит / “Шәпә туе” – авыл бизәге
“Шәпә туе” – авыл бизәге

“Шәпә туе” – авыл бизәге

Белгәнебезчә, 2020 нче ел Россиядә Халык иҗаты елы дип игълан ителде һәм бу — милләтебезнең онытылып барган күңел җәүһәрләрен: гореф-гадәтләрен, йолаларын, халкыбызның авыз иҗаты әсәрләрен торгызу, аларны саклап үстерү һәм киләчәк буыннарга рухи мирас итеп калдыру юлында менә дигән мөмкинлек.
“Иҗат елына аяк бастык, димәк, мирасны барлар чак,
Әби-бабай гадәтләренә бигрәк тә бай бит безнең як.
Болыныбыз үзәне чиксез алан, бормалы безнең Пьяна буйлары,
Элек-электән гөрләгән бездә яшьләрнең шаулы “Шәпә туйлары”, — дигән шигъри юллар белән чараны алып баручы Альбина Әндәрҗанова Сафаҗай, Камка һәм Кочко-Пожар балалар бакчалары коллективлары арасындагы фольклор фестиваль-конкурсын ачып җибәрде. Әйтергә кирәк, элек-электән килгән матур гадәт буенча, егетләр һәм кызларның аулак өйгә җыелып кич утырулары, шунда җырлап-биеп, төрле уеннар уйнап күңел ачулары Кочко-Пожарда “Шәпә туе” дип аталган, тик, кызганычка, әлеге сүзнең чын мәгънәсе безнең көннәргә кадәр килеп җитмәгән.

Клуб сәхнәсе авыл өе стилендә бизәлгән. Түрдә пөхтә итеп җыелган, челтәрле япма ябылган карават, аның өстендә тау-тау өелгән түшәк-ястыклар, тәрәзәдә челтәрле ак пәрдәләр, түшәмдә буйдан буйга сузылган бизәкле-чәчәкле кашага, диварларда чигүле сөлгеләр, сул якта, ап-ак мич янында, йон эрли торган каба, бүлмә уртасында кырыйлары чигүле ашъяулык җәйгән өстәлдә самавыр, чәйнек һәм чынаяклар – болар барысы да авыл яшьләренең чыр-чу килеп, “урнашка” җыелганын көтә сыман…
Конкурс башланганчы авыл башлыгы Рөстәм Абдуллин килгән кунакларны, тамашачыларны сәламләде, катнашучыларга уңышлар теләде һәм халкыбызның рухи мирасын барлауда бүгенге чараның зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады.
“Сафаҗай”, “Без үзебез – камкалы” һәм “Йолдызлар” командаларының чыгышларын мөхтәрәм жюри әгъзалары: өлкә татар автономиясенең башкарма директоры Рамил әфәнде Салихҗанов, “Җәясу” проекты җитәкчесе Тәнзилә ханым Паламарчук, Мәскәү татарлары Штабының координаторы Гөлнара Яруллина һәм Петрякс балалар бакчасы мөдире Гүзәл Аляутдинова бәяләп барды.

Беренче бирем, гадәттәгечә, “Сәламләү” дип аталды. Командалар төрле формада һәм иҗади алымнар кулланып, үзләренең исемнәрен акладылар, эмблемалары, девизлары белән таныштырдылар. Аларның һәркайсы бу сынауны уңышлы гына башкарып чыкты.
Икенче биремнең беренче өлешендә командалар оста иттереп үзләре яратып җырлаган өчәр такмак “сиптерделәр”, шунысы кызык, һәр коллективның репертуарында “… илебез, уртасында күлебез, … илебезгә отпускага килегез” дигән, барысына да таныш булган куплет яңгырады, тик авыллар исеме генә алмашынып торды, димәк, халык иҗат иткән бу дүрт юллык һәр авылда да популяр икән. Әлеге биремнең азаккы өлеше “Әйтем – сүзнең бизәге, мәкаль – сүзнең җиләге” шигаре астында узды һәм аның кысаларында бер команда мәкальне башлады, ә көндәш команданың тапкырлары аны төпләде. Биредә дә командалар тигез чыгыш ясады.

Ниһаять, чират биремнең өченчесенә җитте. Монда һәр команда чәй табыны корып, үзенең кунакчыллыгын күрсәтергә һәм пешергән милли камыр ашларын якларга тиеш иде. Камкалыларның табын күрке — натураль эчлекле, үзләре җыеп эшкәрткән балан һәм өйдәге эремчек бәлеше иде. Залдагы рәтләр буйлап җибәргән искиткеч уңган бәлеш кисәкләренең жюри алдына буш тәлинкәләре генә кайтты.
“Сафаҗай” командасының өстәле күз явын алырдый камыр ризыкларына бай иде, тик никтер яклаулары гына бераз корырак булды, шулай да алар иң юмарт булып чыктылар һәм залда утырган барлык тамашачыга һәр тәм-томнарыннан өлеш чыгардылар.
Милли ризыкларны тәкъдим итүдә “Йолдызлар”га тиңнәр булмады. Алар дистәгә якын төр ризыкны кайсын җырлап, кайсыберен шигъри формада яклап чыктылар, кайберләренең рецептлары белән дә бүлештеләр.

Нинди генә мәҗлес үтмәсен, татар табынына һәрвакыт “ләкшә”ле (татарчасы токмач була инде) аш чыга, ә аны басып кисү зур осталык таләп итә. Милли йолаларыбызның берсе буенча, гаилә тормышына аяк баскан яшь хуҗабикәнең уңган-булганлыгын элек нәкъ менә ләкшә кистереп сынаганнар. Дүртенче биремнең шарты буенча һәр команда вәкиле жюри һәм тамашачылар каршында 7 минут эчендә ләкшә кисү осталыгын күрсәтергә тиеш иде. Милли күлмәк, чигүле алъяпкыч кигән, яулыкларын, татар хатын-кызларына хас булганча, чөеп бәйләгән асыл затлар эшне башлап җибәрделәр: бер йомыркага камыр басып, аны үзләттеләр, аннары җәеп, кисәргә керештеләр, ә җанатарлар, үз чиратында, һәрбер остабикәне куәтләп, дәртләндереп тордылар. Кызлар бу биремдә дә сынатмадылар, ләкшәне барысы да тиз, нечкә итеп кистеләр һәм бәяләмә бирү өчен жюрига тапшырдылар.

Командалар өчен чираттагы һәм соңгы сынау – татар халкының тормышыннан бер йола күрсәтү иде. Әлеге бирем кысаларында тамашачылар “Йолдызлар” командасы тәкъдим иткән “Кыз төшерү” кебек матур йоланың шаһитлары булдылар. Алар бу күркәм традицияне бөтен нечкәлекләрен истә тотып күрсәттеләр һәм чыгышлары киленнең яңа йортка аяк басуы уңаеннан, төрле тылсымлы гамәлләр белән үрелеп барды: гомер буе гаиләдә туклык булсын дип, кәләш белән кияүнең өстенә ашлык катыш кәнфит сиптеләр, татлы телле булсын өчен яшь киленгә бал каптырдылар, кодагыйлар бер-берсенә хөрмәт күрсәтеп, такмаклар җырлаштылар, биеделәр, ике як туганнар шул арада үз нәселләрен дә мактап алдылар, аннары киленнең бирнәләрен күтәреп, бүләккә дип китергән ситсы-штапель күлмәклекләрен кыстырып, бергәләшеп чәй табынына юнәлделәр.

Сафаҗайлылар конкурска “Балага исем кушу” йоласын алып килгәннәр иде. Әлбәттә, сабый тугач, гаиләдә күңелле мәшәкатьләр арта. Нарасыйны карау серләрен, аны авызлыкландыру, елавын басар өчен “ныжы куыру” тәртибен яшь әнигә тәҗрибәле каен ана һәм бала туу шатлыгын уртаклашырга килгән әбиләр аңлаттылар, алар ук мәгънәле исем сайларга булыштылар. Аннары бүләкләр тотып, өй тутырып бәби мунчасына күрше-күлән җыелды. “Сафаҗай” командасының чыгышы, һәрвакыттагыча, югары дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Гаҗәп тә түгел, чөнки әлеге бакча хезмәткәрләренең җыр-моңга һәвәслеге халыкка күптәннән билгеле инде.
Көннәр салкынайткач, авылларда борынгыдан килгән матур йола яңарып, хуҗалыкларда “Каз өмәләре” башлана. Камкалылар өйдән-өйгә йөреп каз йолку, үзара аралашу, җырлап-көлеп күңел ачу, үзеңне күрсәтү дә булып торган шушы матур йоланы, аны оештыру һәм уздыруның үзенә генә хас тәртибен, бу эшкә беренче тапкыр гына керешкән кызларны олыларның сабырлык белән каз йолкарга өйрәтүен шаян формада искә төшерделәр.

Татар халкының борынгыдан килгән йолаларын чагылдырган күренешләрне карау залда утырган күпләрнең кайниш йортына килен булып төшкән чакларын, кулына бала алуның шатлыклы мизгелләрен хәтерләткәндер, һәр авылның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе булган каз өмәсендә катнашу хатирәләрен кузгаткандыр дисәк, һич тә ялгышмабыз дип уйлыйм.  Исеме җисеменә туры килсен дигәндәй, әлеге мәдәни кичә “Шәпә туе”н хәтерләткән күмәк уеннар, җыр һәм бию белән тәмамланды. Конкурслар арасында тәнәфесләрне Кочко-Пожарның яшь йолдызчыклары Карина Клементьева белән Диляра Гаязетдинова үзләренең матур җырлары белән бизәделәр.

Бәйгенең нәтиҗәләрен игълан итү һәм җиңүчеләрне бүләкләү өчен сәхнә түренә күтәрелгән Рамил әфәнде Салихҗанов, өлкә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Зилә ханым Ахмадуллина, Мәскәү кунагы Гөлнара Яруллина һәм “Туган як” газетасының баш редакторы Олег әфәнде Әндәрҗанов чыгышларында барлык катнашучыларның югары әзерлеген билгеләделәр, бәйгене оештыручыларга олы рәхмәтләрен ирештерделәр. Жюриның бәяләмәсе буенча, “Сафаҗай” һәм “Йолдызлар” командалары икесе дә беренче урынга лаек дип табылды, ә камкалыларга икенче урын елмайды, аларның өчесенә дә автономия исеменнән Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Олег Хөсәинович: “Беренче коймак төерле була дисәләр дә, бүгенге бәйге шома гына үтеп китте һәм соңгысы булып калмасын иде”, — дигән теләген белдереп, әлеге чараны үздыру идеясе белән чыккан, аны оештыруга зур көч куйган Кочко-Пожар балалар бакчасы мөдире Алсу Әхмәтбаеваны һәм ул җитәкләгән иҗади коллективны редакциянең Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Ә Олег һәм Альбина Әндәрҗановлар татар халкының мирасын саклауга, мәдәни-агарту эшләренә керткән өлешләре өчен Мәскәү татарлары Штабының Рәхмәт хатлары белән билгеләнделәр. 2-3 сәгатькә сузылган милли төсмерле мәдәни чара югары оешканлык белән күз ачып йомганчы диярлек үтеп китте. Еллар узган саен әби–бабайларыбызның борынгыдан килгән гореф–гадәтләрен яңарту әйләнеп кайтканга күңел сөенә. Кочко-Пожар мәдәният учагында узган “Шәпә туе” бөтен авыл өчен зур бәйрәмгә тиң булды, тик менә шушындый мәртәбәле чараларга халыкның әз йөрүе бераз эчне пошыра.
Шулай да, Аллага шөкер, тынгысыз, милләт язмышына битараф булмаган иҗади җанлы шәхесләребез юк түгел, алар бу өлкәдә эзлекле эш алып баралар. Нәтиҗәдә, халык бәйрәмнәребезне, гореф-гадәтләрне һәм йолаларны белә, хөрмәт итә, аларны сәхнәләштерүне яратып, алкышлап кабул итә. Хөрмәт итә икән, димәк, милләт яши, милләт яшәгәч, тел дә яши, татар халкының рухи тормышы сүнми, ягъни яшәеш дәвам итә.

Мондый зур, матур чараларны югары дәрәҗәдә уздыру, әлбәттә, чыгымнар да таләп итә. Финанс ярдәмне Рамил Салихҗанов җитәкчелегендәге өлкә татар автономиясе һәм Шамил Нуриманов җитәкләгән Сафаҗайның Киров исемендәге СПКсы күрсәтте, оештыручылар исеменнән аларга зур рәхмәт белдерәбез. Һәм инде, әлбәттә, Кочко-Пожар клубы хезмәткәрләре Ибраһим Мусинга, Азат Жиһаншинга, Әлфия Шакировага кунакчыллыклары, һәр яклап ярдәм итүләре өчен олы рәхмәт.
Тиздән, апрель аенда, Алла боерса, кабат биредә күрешербез.

Кадрия СӘМИУЛЛИНА.

«Туган як» газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*