tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәүкәт хәзрәт Гиматдинов истәлегенә мемориаль такта
Шәүкәт хәзрәт Гиматдинов истәлегенә мемориаль такта

Шәүкәт хәзрәт Гиматдинов истәлегенә мемориаль такта

Ульяновск шәhәренең Дзержинский урамындагы 2 нче Җәмигъ мәчете диварына танылган дин әhеле Шәүкәт хәзрәт Гиматдинов хөрмәтенә мемориаль такта урнаштырылды. Тантанада өлкәбез районнары имамнары, мәхәллә халкы hәм мәрхүм Шәүкәт хәзрәтнең якыннары, бала-оныклары, туганнары катнашты.

Сембер каласының татарлар күпләп яшәгән Дзержинский урамында 2 нче Җәмигъ мәчет 1915 елда төзелә башлый hәм 1922 елда сафка бастырыла. Узган гасырның утызынчы еллары башында дингә каршы көрәш көчәйгәч, коммунистлар аны мәхәлләдән тартып алып, бөтенләйгә ябып куялар. Шәhәребезнең төньяк өлешендә яшәүче мөселман кардәшләребез гыйбадәтханәне кире кайтару максатында дистә еллар дәвамында бик күп тырышалар. Ә төзекләндерү эшләрен тынгысыз йөрәкле Шәүкәт хәзрәт Гиматдиновка башлап йөрергә туры килде. Ул спонсорлар hәм мәхәллә мөселманнары ярдәмендә тарихи мәчетне кыска гына вакыт эчендә торгызып, яңадан эшләтеп җибәрү бәхетенә иреште. 2016 елның 8 октябрендә Аллаhы йорты тантаналы рәвештә кабат ачылганнан соң, Шәүкәт хәзрәт өч елга якын имам-хатыйб вазыйфаларын башкарды. Быелның башында кинәт үлем хөрмәтле хәзрәтне безнең арабыздан мәңгелеккә алып китте.

Мемориаль тактаны ачуга багышланган тантанада Ульяновск өлкәсе мөселманнарының баш имам-ахуны, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин ислам дине тарихында тирән эз калдырган Шәүкәт хәзрәтнең игелекле эш-гамәлләре, күркәм әхлакый сыйфатлары турында сокланып сөйләде.

— Безнең күңелләрдә Шәүкәт хәзрәт турында фәкать матур хатирәләр генә саклана. Ул гомере буе динебезгә тугрылыклы хезмәт итте, традицион исламны халык арасында җәелдерү ниятендә тырышлыгын hич тә кызганмады. Мөхтәрәм хәзрәтебез догачы бала тәрбияләп калдыруы белән генә дә чиксез бәхетле hәм әҗер-саваплы. Аның газиз улы Асхат хәзрәт бүген Мәскәүнең Поклонная тавы мәчетендә имам-хатыйб булып эшли. Аллаhы Раббыбыз безнең барчабызга да Шәүкәт хәзрәт кебек булырга, матур итеп яшәргә hәм догачы бала-оныклар үстерергә насыйп итсен,- диде төбәгебезнең баш имам-ахуны.

2 нче Җәмигъ мәчетнең хәзерге имам-хатыйбы Рәсүл хәзрәт Фаткуллов та истәлекләре белән бүлеште.

— Шәүкәт хәзрәт шушы мәчетнең hәрвакытта да халык белән тулы булуы турында хыялланды. Аның васыяте тулысынча үтәлсен өчен бергәләп тырышсак иде. Хәзер бездә биш вакыт намаз укыла, төрле чаралар үткәрелә, тиздән динебез нигезләрен өйрәнү буенча дәресләр башланачак,- диде ул.

Рәсүл хәзрәт шушы күркәм чараны оештыруда ярдәмнәре өчен Шәүкәт хәзрәтнең хәләл җефете Сания ханымга hәм балаларына рәхмәт сүзләрен дә юллады.

Ә Шәүкәт хәзрәтнең улы — башкалабыз Мәскәүнең Поклонная тавындагы Мемориаль мәчет имам-хатыйбы Асхат хәзрәт Гиматдинов гаҗәеп тирән эчтәлекле вәгазен ирештереп, ата-аналарның исән вакытта кадерләрен белергә, мәрхүмнәрнең рухларын дога белән шатландырып торырга өндәде.

— Иң кадерле, газиз кешем — әтием мине тормышны алып барырга өйрәтте, дин юлына бастырды. Ул минем остазым да, киңәшчем дә, дустым hәм сердәшем дә иде. Бүген мин аны бик тә юксынам, сагынам. Әтиләребезнең – терәк hәм таяныч, җәннәт әниләребезнең аяк астында булуы турында онытмыйк, аларны беркайчан да рәнҗетмик, хәлләрен белешеп торыйк, җәмәгать,- дип сөйләде Асхат хәзрәт.

Шәүкәт хәзрәт хөрмәтенә куелган мәрмәр тактаны тәкбир әйтеп рәсми рәвештә ачканнан соң, мөселман кардәшләребезне мәчет бинасында милли сый-нигъмәтләрдән әзерләнгән табын көтә иде.

    Исхак ХӘЛИМОВ

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*