tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәҗәрә төзергә портал булышачак
Шәҗәрә төзергә портал булышачак

Шәҗәрә төзергә портал булышачак

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, Татарстанның дәүләт архивы актив эш алып бара. Бүген тарихка кагылышлы 1 меңнән артык архив эше һәм документлар табылган. Алар арасында Казан башкарма комитеты рәисе Ходоровскийның Ленинга Казан делегациясен кабул итүне сорап язган хаты, мөселманнар эше буенча Комиссариат булдыру турындагы Халык Комиссарлар Советы декреты һәм башка документлар да бар.

Документларны эзләүдә Татарстанның Дәүләт архивы башка төбәктәге, хәтта чит илдәге архивлар белән дә тыгыз элемтәдә эшли. Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова әйтүенчә, татар сәүдәгәрләре узган һәр юлда татарның эзе, аның турында тарихи истәлекләре сакланып калган.

Хәзерге вакытта Япониядә, Төркиядә, Иранда, Бөекбританиядә татарлар турында кызыклы мәгълүматлар тупланган документлар табылган. Ул документларны Татарстанга кайтарту буенча сөйләшүләр алып барыла.

Дәүләт архивы шәҗәрә буенча порталны яңартырга тели. Төркия­дә эшлекле сәфәрдә булганнан соң, Татарстан архивчылары андагы эшнең оештырылуына сокланып кайткан. Анда һәр фамилиягә махсус код беркетелгән, кеше, фамилиясен җыеп кына да, үзенең нәсел шәҗәрәсе турында шактый кызыклы мәгълүматлар туплый ала. Гөлнара Габдрахманова әйтүенчә, Төркиядә бу система Осман империясеннән бирле сакланып килә. Шуңа да карамастан, бездәге портал да Төркиянеке дәрәҗәсендә үк булмаса да, нәселе белән кызыксынган кешеләргә шактый мәгълүмат җыярга ярдәм итәчәк. Портал ел азагында эшли башлар дип көтелә.

Эльвира Мозаффарова

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*