tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Шигырьләремнән мине эзләгез”
“Шигырьләремнән мине эзләгез”

“Шигырьләремнән мине эзләгез”

Төмән өлкәсендә Галия апа Абайдуллина хакында ишетмәгән аның шигырьләре белән таныш булмаган кеше юктыр.

”Яңарыш” газета укучылары, мәктәп укучылары, әдәбият сөючеләр шагыйрәнең шигырьләрен яратып укыйлар.

Бу көннәрдә авторның  “Шигырьләремнән мине эзләгез” дип исемләнгән яңа китабы дөнья күрде. Тубыл шәһәренең “Полиграфист” типографиясендә нәшер ителгән 300 данә китап белән шәһәрнең күпчелек  шигырь яратучы укучылары танышып та өлгерделәр. Авторның  бу унберенче  китабы. Аның шигырьләре  туган иленә, туган теленә мәхәббәт, Бөек Ватан сугышы, аналар, табигать, дини, милли темаларга, өлкәннәргә һәм балаларга багышлап иҗат ителгәннәр. Алар күңелләрне кузгатып, матур, кайсыберәүләре моңсу хисләр  уята. Галия Абайдуллинаның шигырьләрендә тирән мәгънә, олы хис.

Автор үзе хөрмәт иткән, шәһәрнең күренекле  шәхесләренә багышлап иҗат иткән шигырьләре дә бу җыентыкта урын алган. Багышлауларын, бәетләрен, мәзәкләрен укып тирән уйга кала аның укучылары.  Алда басылып чыккан  ”Гафу итәрсезме, чәчәкләр”,”Кая , болыт, болай ашыгасың”, “Рәхмәт мәктәбем”, “Гаепсез корбаннар”, “Ярату-ялгышу түгел”, “Үткәннәргә сәяхәт, “Дусларга”, “Язмышлармы,ялгышлармы”,”Ерласам, еглап барам”, “Халык әйтсә, хак әйтер”, Рафис Корбанның “Мин Себер татарымын” җыентыгына, Клим Садыйков редакторлыгында чыккан  “Ташламам, туган туфрагым” дигән әдәби –публицистик  җыентыгында да Галия апаның шигырьләре  урын алган.

2003 нче елны беренче китабы Төмән нәшрият йорты “Яңарыш” газите редакциясендә чыга. Яңа китабында автор шигырьләрендә үзенең хисләре, кайгылары, башыннан кичкән серләре белән бүлешә. Аның һәрбер сүзендә тирән мәгънә, олы хис. Укучыларын  күңелендә сакланган саф хисләре белән ул якыннан таныштыра. Шигырьләре үзе язганча, әдәби эшкәртү алымнары кулланмыйча бастырылса да, алар халыкка якын, укучылары яратып укыйлар. Галия Абайдуллинаның китаплары киштәләрдә  тузан җыеп ятмыйлар.Ул өлкән яшьтә булса да, чакырулар буенча  өлкәбезнең күпчелек мәктәпләренә укучылар белән очрашуларга йөри, үзе иҗат иткән китаплары белән таныштыра, балалар   белән әңгәмә корып,  сорауларына җавап бирә.Шагыйрә иҗат иткән шигырьләре шигърият конкурсларда  еш яңгырый. Күп шигырьләренә көй язылган. Бу җырларны башкаручылар арасында Башкортостанның Атказанган артисты , җырчы композитор Фәнилә Хәбирова да бар.Шагыйрәне,укучыларын яңа китап  чыгуы белән котлыйбыз.Киләчәктә дә сезнең иҗатыгыз яшь буынга милли тәрбия бирүдә файдалы хезмәт булсын.

Римма Умитбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*