tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Штанга йолдызларын кабызучы
Штанга йолдызларын кабызучы

Штанга йолдызларын кабызучы

Оренбурга терәлеп торган Ленин поселогында һәр елның язында авыр атлетика буенча турнир үткәрү традициясе 20 ел элек – тренер, Советлар Союзының спорт мастеры Рәшит Аитов килүе белән барлыкка килде.

Озак еллар ул Казахстанда яшәгән һәм эшләгән. Ул вакытларда Оренбур һәм Казахстан авыр атлетлары уртак ярышларны еш оештырып, тәҗрибә алмашалар. Инде Оренбур районына күчеп килгәч, тренер һәм физкультура укытучысы кечкенәдән башлады – Ленин поселогы мәктәбендә секция оештырды, анда теләге булган барлык малайлар һәм кызлар үзләрен штанганы алуда сынап карый алдылар. Теләк белдерүчеләр бихисап була.

Кызганычка каршы, бүген барлык балалар да сәламәтлекләре белән мактана алмый. Ә авыр атлетика белән шөгыльләнү көч һәм чыдамлыкны үстерә, балаларны ныгыта. Моннан тыш, бу файдалы вакыт үткәрү дә.

Быел турнирда Ленин бистәсеннән, Оренбурдан, шулай ук Казахстан Республикасының Уральски һәм Актүбә шәһәрләреннән штанга алырга 50 дән артык спортчы чыкты. Аларның кечкенәләренә ун яшь тә тулмаган. Гаҗәп, әмма күп кенә сабыйлар үзләренең авырлыкларыннан ике тапкыр диярлек артыграк күтәрделәр! Егетләр белән беррәттән штанганы кызлар да күтәрде.

– Милиция көллиятенә укырга керү өчен секциягә килдем. Ә аннары мине биредәге үзенчәлекле атмосфера суырып алды. Рәшит Габидулла улы тренер гына түгел. Ул безнең өчен остаз һәм иң якын дус. Без аны барыбыз да бик хөрмәт итәбез, яратабыз. Чөнки беләбез: ул күп чемпионнар тәрбияләгән. Авыр атлетиканы хатын-кызлар спорты дип санамасалар да, миңа яңаны сынап карау һәм үземне җиңү кызыклы, – дип сөйләде Ленин поселогыннан турнирда катнашучы Ольга Кан.

Күп кенә авыр атлетлар, шушы зур булмаган авыл турнирыннан үз вакытында казакъ авыр атлеты Илья Ильинның Җиңү карьерасы башлануын, хәзер ике тапкыр Олимпия уеннары чемпионы һәм дөнья рекордчысы булуын искә ала.

– Миңа Рәшит Габидуллович Аитов Советлар Союзы спорт мастеры һәм бик күп бөтенсоюз, республика ярышларында призер булырга ярдәм итте. Шуңа күрә тренерым үткәрә торган ярышларга үз тәрбияләнүчеләрем белән 20 елга якын киләм. Балалар өчен бу бик яхшы тәҗрибә, көндәшлек, осталык дәрәҗәсен күтәрү. Остазыбызга Ходай сәламәтлек бирсен, ә без аның инициативасын алга таба да дәвам итәчәкбез. Монда Россия һәм Казахстанның авыр атлетика йолдызчыклары кабынуына шикләнмим, – дип саный Актүбә командасы тренеры Ербулат Уркашпаев.

Бүген Рәшит Аитовның шәкертләре бистә ярышларында гына түгел, өлкә турнирларына да чыгалар.

– Узган ел ике спортчы – Борис Сан һәм Эдуард Гафаров Россия Федерациясе спорт мастеры дигән югары исем алды. Шунысы куанычлы, турнирга карата кызыксыну инде ике дистә ел дәвамында саклана, аның географиясе киңәя, катнашучылар саны арта.
20 нче юбилейлы турнирда катнашучыларны Оренбур районы администрациясе башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Юрий Михайлин, Ленин авыл советы башлыгы Александр Табаков һәм район Советы депутаты Сергей Семенов сәламләде. Алар яшь спортчыларга сәламәтлек, спортта гына түгел, тормышта да югары казанышлар һәм җиңүләр теләделәр.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Оренбур районының күп кенә авыр атлетлары лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Үз яшьләре һәм авырлыклары категорияләрендә Максим Мезенцев, Рөстәм Улумбеков, Александр Блинов, Наил Валитов, Владимир Абакумов, Дмитрий Полянский икенче урыннарны яуладылар. Беренчелекне Карина Аскарова һәм Раил Вәлитов алдылар.

Фәннур Гайсаров
Оренбур
Рәсемнәрдә:
Тренер Рәшит Аитов һәрвакыт шәкертләре янында.
Өлкә губернаторы Рәшит Аитовны алдынгы хезмәте өчен автомобиль белән бүләкли.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*