tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Шура” журналының яңа саны чыкты
“Шура” журналының яңа саны чыкты

“Шура” журналының яңа саны чыкты

“Шура” журналының яңа саны чыкты. Альманахның 25 нче санына тәмәке мәкере, гыйлем алуның әһәмияте, өлкәннәргә карата мөнәсәбәт, корбан чалу, Гашурә көне һ.б. әһәмиятле темаларга вәгазьләр керде.

Тәһарәт алганда аякларны дымлы салфеткалар белән сөртергә ярыймы? Тәһарәтне кар белән алырга ярыймы? Зәкятне тапшыру кагыйдәләре нинди? – “Фәтвалар” сәхифәсендә бу һәм башка кызыклы сорауларга җаваплар табарга мөмкин.

Журналның яңа санында Исламда олы гөнаһлар темасына багышланган мәкаләләр циклы басылды. Төп сәхифәләрдән кала, корбан һәм хаҗ гыйбадәтләренә багышланган аерым сәхифәләр дә булдырылды. Аларга кергән мәгълүматлар имамнар һәм альманахны укучы башка мөселманнарга әлеге фарызларны дөрес итеп үтәргә ярдәм итүгә юнәлтелгән.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*