tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шыгырданда II Бөтенроссия ат чабышы узды
Шыгырданда II Бөтенроссия ат чабышы узды

Шыгырданда II Бөтенроссия ат чабышы узды

11 августта Чувашстан Республикасының Батыр районы Шыгырдан авылы “Кояшлы” аланында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов фатыйхасы белән, Бөтендөнья татар конгрессы кубогына II Бөтенроссия ат чабышы узды. Анда Татарстан, Чувашстан, Башкортстан республикалары, Ульяновск, Самара, Киров өлкәләре һәм РФнең башка төбәкләре чабышкылары ярышты.

Ике машина Башкортостан һәм Киров өлкәсе вәкилләренә насыйп булды. Күренекле Казан һәм җирле артистларның концерт программалары һәм спорт ярышлары белән үрелеп барган ат чабышлары катнашучыларның күңелләренә матур хатирә булып кереп калды.

Чувашстан Республикасы Хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм Ульяновскиның “Сембер” хәйрия фонды оештырган әлеге ат чабышы илебез төбәкләре арасындагы элемтәләрне ныгытуны, хакимият, бизнес, җәмәгатьчелек багланышлары өчен уңайлы мәйданчык булдыруны, халык арасында сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауны төп максат итеп куя.

Киләсе елда Бөтенроссия ат чабышлары Пермь краеның Барда авылында узар дип көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*