tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сирин һәм Гөлназ Мөхәммәтдиновлар: «Гаиләле булу — үзе зур бәхет»
Сирин һәм Гөлназ Мөхәммәтдиновлар: «Гаиләле булу — үзе зур бәхет»

Сирин һәм Гөлназ Мөхәммәтдиновлар: «Гаиләле булу — үзе зур бәхет»

Авылда яшьләр калмый, шәһәргә китә, дибез. Әгерҗе районы Яңа Авылда күп балалы гаиләләр дә, яшь гаиләләр дә шактый. Авылда яшәүче күп балалыларга дәүләт йорт төзеп керергә дә ярдәм итә. Быел Мәҗитовлар гаиләсе хөкүмәт ярдәме белән яңа йорт төзеде. Иң беренчеләрдән булып бу программа буенча йорт җиткерүчеләр — Сирин һәм Гөлназ Мөхәммәтдиновлар гаиләсе. Алар 2012 елда әлеге программага чиратка баскан булганнар. Үз көчләре белән йорт төзегән чакта бәхет елмая. 6 елдан алар әлеге дәүләт ярдәмен алалар. Шуны кулланып, ике катлы зур йорт җиткереп чыктылар. Әлбәттә, гаилә башлыгы Сирин белән хуҗабикә Гөлназ үз кул көчләре белән өйнең эчке эшләрен башкаралар. “Түшәмнән кала барысын да үзебез эшләдек. Кулга шпатель тотарга да туры килде, плиткаларны да ябыштырдык”, — диләр алар. Сирин белән Гөлназ уйлап, киңәшләшеп, бер нәтиҗәгә килеп эшлиләр. Икесе дә тырышлар.

Гөлназ — Тирсә авылы кызы. Укыган чакта ук әнисенең кызларына: “Берегез — медицина, икенчегез сәүдә буенча укырсыз”, – дигән сүзләре чынбарлыкка туры килә. Сеңелесе — сәүдәне, сабыр, тыйнак, тыныч Гөлназ медицинаны сайлый. Ижау медицина көллиятен тәмамлаганнан соң, 3нче хастаханәнең реанимация бүлегендә эшли. Сирин өйләнешергә дип тәкъдим ясаганнан соң, барысын да ташлап кайтып китә. Шуның белән медицина стажы тәмамлана.

Гөлназны мәктәп елларыннан ук белсәм дә, бер дә авыл җирендә яшәвен күз алдына китерә алмый идем. «Реанимациядә бер ялсыз эшләүдән тәмам туйган булганмындыр, күрәсең. «Иремнең авылда яшәрбез, мин әнине ташлап китмим», — дигәненә ризалаштым. Килен булып төшкәч, хастаханәдә эшләгән чакта туймаган йокыны туйдырдым. Мәктәп ашханәсендә пешекче ярдәмчесе булып эшләдем. Анда кыскартуга эләгеп, эшсез калдым. «Болай булмый икән, үз эшеңне булдыру кулай», — дигән фикергә килдем», — ди Гөлназ. Аннан ире белән авыл халкыннан сөт җыеп, аны эшкәртеп, сөт өсте, эремчек ясап, шуның белән сәүдә итәләр. Башта 9 сыер асрап, шуларның сөтен эшкәртеп саттылар. «Хәзерге вакытта 2 сыер, күпләп мал-туар асрыйбыз, үзеңнеке үзеңә бит инде. Тәрбия алган малның ите дә икенче була», — диләр алар. Коронавирус аркасында бераз эшләре тукталып торган. Шуңа күрә соңгы вакытта тагын бер һөнәр үзләштергән — торт пешерү белән мавыга башлаган Гөлназ. Аш-суга осталык Салиха әбисеннән (әнисенең әнисеннән) килгән, күрәсең. Әбисе төрле камыр ризыклары пешереп сыйлый торган булган.

Хәзер заманалар үзгәрде. Теләге булган һәркем күңеленә яткан шөгыль белән мавыга ала – бәйли, чигә, пешерә. Гөлназ да барысын да диярлек эшләп карый. «Хәзерге вакытта бер генә бәйрәм дә торттан башка узмый. Бер генә бала да туган көнен аннан башка уздырырга ризалашмый. Ә менә ул торт төрле мультфильм геройлары белән бизәлсә, туган көнен уздыручы нәниләрнең түбәсе күккә тия», — дип уйлый Гөлназ һәм торт пешереп карый. Беренче пешергән чизкейк уңышлы килеп чыга, аны гаиләсендә балалары да, ире дә хуплап алалар. «Бу синең кулыңнан килә. Моңа кул куям, дәвам итәргә була», — дип, иренең күңел күтәрерлек сүзләр белән мактавы аны тагын да үсендереп җибәрә. Аннан «ВКонтакте»дагы шәхси битенә пешергән ризыкларын, чизкейк-тортларын куя башлый ул. Аларны күрсәң, матурлыкларына гаҗәпкә каласың.

Тортларны пешерү серләрен ул онлайн-марафон аша өйрәнә. «Бер кондитерның марафон оештырганын ишеткәч, мин дә кушылып карамакчы булдым. Ул безгә үзе нәрсә пешерсә, шуның видеоязмасын җибәрә. Ул язманы карап, пешерергә өйрәндем. Аннан соң аның белән элемтәгә кереп, фикер алыша идек. Түләүле курслар барлыгын да белдем. Андыйлар күп, тик теләсә кемгә ышанып, акча җибәреп булмый бит. Укырга теләгем булганын сеңелемә сөйләдем. Ул ике дә уйлап тормыйча, туган көнемә шушы уку курсын бүләк итте. Бер атналык онлайн курста укып, сертификат алдым. Шәхси битемдәге тортларны күреп, заказ бирә башладылар. Авыл халкы гына түгел, Әгерҗе районыннан, хәтта Ижаудан да заказлар бар. Кемдер юбилейга, туган көнгә үзенчәлекле торт ясата. Сөйгәннәрен сөендерергә теләп, мөрәҗәгать итәләр», — ди хуҗабикә. Берничә тапкыр заказ бирүчеләр дә бар икән. Мин татып караганнары да авызда эри, телеңне йотарлык иде, иң мөһиме – консервантларсыз.

Сөйләшкән арада Гөлназ «Наполеон» тортын чия, җиләкләр, бөтнек белән бизәп куйды. Аның бар фантазиясен кулланып эшләвен карап тору да күңелгә рәхәтлек бирә. «Торт пешерү белән кызыксынуым арта гына бара. Үз өстемдә эшлисе байтак әле. Эшләгән саен остара, камилләшә барасың. Беренче заказлар буенча ясаган чакта кулларым калтырый, ничек килеп чыгар икән дип борчыла идем. Хәзер ышанычым артты», — ди ул.

Йортка ир-ат белән — җылылык, хатын-кыз белән — яктылык, бала белән шатлык керә, диләр. Мөхәммәтдиновлар үзләренең җылы, якты йортларын күп шатлыклар белән тутырып, 3 балага гомер бүләк иткәннәр. Йорт хуҗасы Сирин мегафермада эшли. Кызлары Әдилә — 9нчы сыйныфны, уллары Нурислам — җиденчене, төпчекләре Мәдинә 1нче сыйныфны тәмамлады быел. “Чәкчәге дә, бәлеше дә, өчпочмак һәм тәбикмәкләре дә күпереп пешә әнинең. Тәмлүшкәләрне пешереп кенә тора ул безгә”, – ди балалары.

Гөлназның җитезлегенә, өлгерлегенә сокланмый мөмкин түгел. Бер генә концерт-кичәләр дә Гөлназдан, алар гаиләсеннән башка узмый. Уйлаганын ахырына җиткерми калмый. “Кайвакытта төнлә: «Тортны үзенчәлекле итеп ничегрәк бизәргә икән?” — дип уйланам. Торт­ка заказ бирүче аның формасын, бизәлешен фотосурәтләр буенча сайлый. Тортның нинди очрак уңаеннан пешерелүенә дә карыйм… Эшеңне яратып эшләсәң, синең хезмәт бәяләнми калмый. Бу эш белән шәһәр җирендә акча эшләп буладыр. Тик авыл җирендә акча эшләп булмый. Бәяне дә күпертеп куймыйм. Миңа бу эш ошый, шуңа яратып башкарам”, – ди.

Гаилә башлыгы Сирин: “Гаилә — тормыш иптәшең белән бер-береңне аңлап, бер-береңә тугры булып, һәрвакытта терәк булып, балаларның игелеген, хөрмәтен тоеп яшәү. Яшь вакытта гомер ничек тә уза, аны сизмисең дә, балалар үсә төшкәч, тигезлектә, бер-береңә терәк булып, аңлашып, ярдәмләшеп яшәүгә ни җитә?! Гаиләле булу – үзе зур бәхет бит ул. Менә Гөлназ белән яшәгән 17 ел да бер мизгел булып, сизелмичә үтте дә китте”, — ди. Авылда эш күп булса да, 5 вакыт намазын да калдырмаска тырыша Сирин, ул гына да түгел җомга намазларына улы белән бергә йөриләр икән. Гөлназ белән Сирингә алга таба да бер-берләрен хөрмәт итеп, балаларының шатлыкларына сөенеп, бер-берсенә гел җылы сүзләр генә әйтешеп яшәүләрен теләп саубуллаштым.

Гөлнара Вәлиева

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*