tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сириядә хезмәт итүче татар егетләренә «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырдылар
Сириядә хезмәт итүче татар егетләренә «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырдылар

Сириядә хезмәт итүче татар егетләренә «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырдылар

Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Сириядә ике көнлек эш сәфәрендә булды. Ул бирегә Татарстаннан килеп хезмәт итүче хәрбиләргә Рәхмәт хатлары, бүләкләр, сәгать һәм «ТАССРның 100 еллыгы» истәлекле медален тапшырды. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хмеймим авиабазасына да бүләкләр, көнкүреш техникасы, һәр Татарстан кешесенә республика исеменнән тәмле күчтәнәч бирделәр. Биредә Татарстаннан иллегә якын кеше хезмәт итә. Алар — Казан хәрби училищесын тәмамлаучы этник татарлар.

Равил Әхмәтшин хәрби хезмәткәрләргә хезмәт, батырлык һәм хәрби бурычны фидакарь үтәүләре өчен рәхмәт әйтте. «Без сезнең белән горурланабыз. Югары профессиональлек һәм батырлык белән сез илебезнең мәнфәгатьләрен яклыйсыз», — диде ул.

Әхмәтшин вәкиллек, вәкиллек каршында ачылган Офицерлар клубы, Мәскәүдә Татарстан якташлыгы оешмасының эшчәнлеге турында сөйләде. Шулай ук Сириягә килгән Татарстан делегациясе составындагы клуб әгъзалары белән таныштырды. Алар — Россия Геройлары, хәрби очучылар, Әфганстан һәм Төньяк Кавказ хәрби хәрәкәтләрендә катнашкан Владимир Алимов, Марат Алыков һәм Рәфыйк Ихсанов.

Чара азагында Хмеймим авиабазасының барлык хәрби хезмәткәрләренә концерт программасы тәкъдим ителде. Анда Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов, Россиянең атказанган артисты Владимир Кудашев һәм Татарстанның атказанган артисткасы Ләйсән Минһаҗева чыгыш ясады. Мәскәү артистлары уртак номерларны авиабазаның хәрби оркестры белән әзерләгән, диелә бу хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*