tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сириядә Россия Герое, полковник Рәфәгать Хәбибуллинга һәйкәл ачылган
Сириядә Россия Герое, полковник Рәфәгать Хәбибуллинга һәйкәл ачылган

Сириядә Россия Герое, полковник Рәфәгать Хәбибуллинга һәйкәл ачылган

Сириядәге Россия авиабазасы — Хмеймим территориясендә Россия Герое, полковник Рәфәгать Мәхмүт улы Хәбибуллинга һәйкәл ачылган. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

3 метрга якын биеклектәге һәйкәл колонна рәвешендә постаментка урнаштырылган полковник бюстын гәүдәләндерә.

Рәфәгать Хәбибуллин 2016 елның 8 июлендә Пальмира янындагы Хомс провинциясендә сугышчан бурыч үтәгәндә һәлак булган, ул боевиклар бәреп төшергән вертолет экипажына җитәкчелек иткән. Мәрхүмне Ульяновск өлкәсендәге туган авылында җирләгәннәр.

Тантана илне халыкара террорчылык төркемнәреннән азат итүдә Сирия халкына ярдәм күрсәтү буенча Россия тарафыннан хәрби операция башлануга биш ел тулган көнне узган. Чарага РФ Кораллы Көчләренең Сириядәге гаскәрләре берләшмәсе командующие, генерал-лейтенант Александр Чайко җитәкчелек иткән.

Һәйкәл ачылуда полковник Хәбибуллинның тол хатыны һәм улы, авиабаза хәрбиләре, шулай ук Сирия Гарәп Республикасы хәрби хезмәткәрләре катнашкан, дип хәбәр итте Вәкиллек.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*