tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Сөембикә” операсында ханбикә ролен – Гульнора Гатина, Шаһгалине Филүс Каһиров башкарачак
“Сөембикә” операсында ханбикә ролен – Гульнора Гатина, Шаһгалине Филүс Каһиров башкарачак

“Сөембикә” операсында ханбикә ролен – Гульнора Гатина, Шаһгалине Филүс Каһиров башкарачак

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры “Сөембикә” операсында катнашачак артистлар составын игълан итте. Башкаручылар исемлеге театрның рәсми сайтына эленде.

Бөтен рольләргә дә икешәр состав билгеләнгән. Сөембикә ролен театр солистлары Гульнора Гатина белән Зоя Цецерина башкарачак. Иван Грозный роленә Мария театрыннан Әхмәт Агади, Казахстан театрыннан Нуржан Бажеканов, тумышы белән Курган өлкәсеннән булган җырчы Ярамир Низаметдинов чакырулы. Шаһгали ролендә Башкорт опера һәм балет театры солисты Илһам Вәлиев белән җырчы Филүс Каһиров. Няня ролендә – Венера Ганиева белән Светлана Смирнова. Кошчык образын театр солисты Артур Исламов белән Мәскәүдән Марат Мөхәммәтҗанов башкара.

Театрның матбугат үзәге “Татар-информ” хәбәрчесенә билгеләп үткәнчә, спектакль ике телдә барачак. Ягъни, Сөембикә Казанда татарча сөйләшсә, Мәскәүдә русча сөйләшергә мөмкин. Иван Грозный русча сөйләшәчәк.

Премьера көннәре билгеле – 26 һәм 27 сентябрь. Театрның рәсми сайты билетларның сатуга чыгуы турында хәбәр итә.

  • “Сөембикә” операсының композиторы – Резеда Әхиярова, либретто авторы – Ренат Харис. Куючы дирижер – Ренат Салаватов, куючы дирижер – Юрий Александров (Санкт-Петербург), куючы рәссам – Виктор Герасименко, костюмнар буенча рәссам – Виктория Хархалуп, балетмейстер – Давид Авдыш, җаваплы концертмейстер – Алсу Барышникова.

Театрның матбугат үзәге иртәгә опера турында тулырак мәгълүмат бирәчәк.

 Рузилә Мөхәммәтова
«Татар-информ»

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*