tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Сөембикә» журналына хәзер дөньяның һәр почмагында язылып була
«Сөембикә» журналына хәзер дөньяның һәр почмагында язылып була

«Сөембикә» журналына хәзер дөньяның һәр почмагында язылып була

«Сөембикә» журналының  яңартылган сайты Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә өр-яңа мөмкинлекләр ачты. Интернетта syuyumbike.ru адресы буенча урнашкан бу порталда татар хатын-кызлары өчен чыгучы бердәнбер басманың хәзинәсендә булган байлыклары белән танышудан тыш, өстәмә сервислар да булдырылды. Алар арасында – журналның электрон версиясенә язылу. Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез өчен электрон вариант – «Сөембикә»гә язылуның бердәнбер мөмкинлеге.

Россиянең ерак регионнарында һәм БДБ илләрендә яшәүче укучыларыбызга да журналны PDF-форматта алдыру арзангарак төшәчәк, чөнки ул почта чыгымнарын кертми (ә алар – абүнәче Татарстаннан ераграк булган саен югарырак). Электрон версиягә язылганда, почта бүлегенә барып, чиратлар тору мәшәкате дә читләп үтә: үзегезгә кайчан җайлы, шул вакытта интернет-сайтка керәсез, банк картасы яки «электрон акча» белән тиешле сумманы күчерәсез.         Журналга язылу өчен, өйдән чыкмыйча, компьютерның нибары өч төймәсенә басу җитә!  Һәм яңа саннар укучыга күпкә тизрәк барып җитә – чөнки язылучының компьютерына алар, урау юллар үтмичә, журналның басма варианты типографиядән чыгып өлгергәнче үк килеп ирешә. Чит төбәкләрдә яшәүче укучылар өчен монысы бигрәк тә мөһим булырга мөмкин. Электрон версиягә язылган очракта, яңа санны компьютерда, планшетларда, барлык мобиль җайланмаларда PDF форматта укырга була. iPad һәм iPhone кулланучылар «Сөембикә» журналының электрон версиясен App Storeдагы «Pressa.ru» киоскына кереп, хатын-кызлар өчен журналлар арасыннан таба ала. Электрон версиягә язылу турында тулырак мәгълуматны «Сөембикә» журналының сайтында «Язылу» бүлегендә табып була (www.syuyumbike.ru)

«Сөембикә»нең яңа сайтында хатын-кызларны борчыган проблемалар буенча фикер алышу, аш-су, кул эшләре үрнәкләре белән бүлешү, табиб, психолог, юрист, кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил кебек экспертларга сорау юллау, журнал уздырган бәйгеләрдә катнашу, «Сөембикә»нең кәгазь вариантында урын алмаган әсәрләр, шул исәптән укучылар иҗаты белән танышу, котлаулар ирештерү өчен дә мөмкинлек тудырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*