tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Сөембикә» журналында Сара Садыйкова һәйкәленең эскизы дөнья күрде
«Сөембикә» журналында Сара Садыйкова һәйкәленең эскизы дөнья күрде

«Сөембикә» журналында Сара Садыйкова һәйкәленең эскизы дөнья күрде

«Сөембикә» журналында татар композиторы Сара Садыйкова һәйкәле эскизының фотосы дөнья күрде.

Җиде кыз фигурасы Сара Садыйкованың татар мотивлары буенча иҗат ителгән «Җидегән чишмә» җырындагы персонажларны гәүдәләндерә.

Һәйкәлнең авторы – Татарстанның халык скульпторы, Татарстан һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рада Нигъмәтуллина.

Һәйкәл 2007 елда ук коелса да, әлегә кадәр урнаштырылмаган, чөнки скульптор фикеренчә, аңа туры килә торган урын әле табылмаган. Хәзер бу эш белән сынчының кызы Әлфия Айдарская шөгыльләнә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*